Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Бозым ясау да, чыгару да бик авыр» - им-томчы Аграфена Васильевадан багу серләре

Аграфена Васильева — артист, алып баручы, тамада, «Бермәнчек» ансамбле җитәкчесе, сәнгать мәктәбендә укытучы. Шул ук вакытта уд күрәзәче, дәвалаучы да. Бүген без аның белән күрәзәлек, багу һәм им-том турында сөйләштек.

Аграфена ханым безне бик купшы, кызылның төрле төсмерләре өстенлек иткән керәшен милли киеменнән каршы алды. Сүзебез күрәзәлек, багу турында булганга, бүлмәдә моңа бөтен атрибутлар да әзер иде. Чын багучыны үз күзләрем белән беренче күрүем иде, башта әзрәк шүрләтте. Аннан, Аграфена ханымның тыныч сөйләме, рәхәт тавышы тиз тынычландырды.

«Сиземләү хисе миңа ата-бабалардан күчте»
Аграфена ханым лавр яфрагын яндырып алды. Бүлмәне чит энергияләрдән арындыру, чистарту өчен дип аңлатты хуҗабикә. Ул аны һәр сеанстан соң эшли икән, чөнки Аграфенага төрле авырулар белән күп кеше килә.

«Чит илдән алып кайтылган, хуш ис тарата торганнары да бар. Гади лавр яфрагын да яндырып алу җитә, — дип сөйли башлады ул. — Минем кечкенәдән үк сиземләү хисем көчле булды. Безнең ата-бабалардан мирас булып күчкән бер байлык инде ул. Бөтен яңа туган балада да сиземләү, күрә белү була. Балалар бит бернәрсәсез уйнаган сыман итәләр. Бүтән җирдән килгән энергияләр балалар күзенә я бер иптәше, я бер уенчык булып күренә. Аны олылар күрми. Бик сирәк очракларда алар янына начар энергияләр дә килә.

Күрәзәлек итү авыл баласының һәрберсендә дә бар дип уйлыйм. Мәсәлән, көзгедән карау. Раштуадан соң Нардуган кичләрендә булачак кияүләребезне карый идек. Шырпыдан кое-ясап, аның янына уймакка тозлы су сала идек. «Егетем әйдә кил, коедан су алып эчер», — дип, тозлы суны эчеп ятасың. Төшкә егет керә», — ди ул.

Аграфена ханым үзенең булачак ирен дә төшендә күргән. Шулай да аның үзен күрәзәче дип атыйсы килми. «Кешенең үзенең киләчәген беләсе килә, менә шул уйлар аны күрәзәчегә китерә, ләкин мин үземне күрәзәче дип әйтмәс идем, шулай да кайбер нәрсәләрне эшли беләм. Һәрбер нәрсә белән багып була. Багар алдыннан дөрес булсын өчен тиешлесен укып куясың. Кыз белән егетнең кушылалармы, юкмы икәнен дә белеп була. Аның өчен кызыл шәмнәр (кызыл — мәхәббәт төсе) алына. Икесен бергә үрәләр, икесе бергә сүнсә, бу — аларның кавышу билгесе. Кайвакыт берсе тик торганнан сүнеп тә кала. Димәк, алар бергә булмыйлар дигән сүз. Ышанып эшләгәндә, аны һәр кеше башкара ала.

Капчыкка салынган төрле ташлар, гәрәбәләр дә сорауга җавап табарга ярдәм итә ала. Ташны кем алуына карап, аларга төрле мәгънә салына. Тиешле җавабы миңа шул мизгелдә генә килә.

Менә бу вак, тимер тәңкәләр ярдәмендә кешенең керемле булуын, алдагы тормышын да күзаллап була. Тылсым белән килгән байлыкның бәрәкәте генә булмый.

Карталар белән күрәзәлек итеп була. Мин дүрт карта белән корольләрдә багам. Ирем мәрхүм булганнан соң миңа өйләнешергә тәкъдим итүчеләр күп булды. Алар минем фатирыма килеп керәләр дә, як-якка карап, дөньямны күзли башлыйлар иде. Боларга мин кирәк түгеллеге аңлашыла, әлбәттә. Шулай Нардуган бәйрәмендә дүртесенең дә исемен атап, мендәр астына куеп яттым. Төштә мәрхүм иремне күреп, аның ризалыгы юк икәнен аңладым. Бу хакта дустыма сөйләдем. Ул — медиум. Тиешлесен эшләп, ирем белән элемтәгә керде. «Груша (ирем миңа шулай дип эндәшә иде — А.В.), син баккаң корольләр дә, син теләгән бәхетне сиңа китерә алмаячак», — диде. Мин ул вакытта берсенә дә кияүгә чыкмадым. Хәзер вакыт үткәннән соң да, үземнең ул вакытта дөрес адым ясаганымны күрәм», — ди Аграфена ханым.


«Язмыштагы начар нәрсәләрне әйләнеп узып була»
Күрәзәче, багучылар кирәк очракта үзләренә дә ярдәм итә алалар икән. Хәтта ки, күрәзәче ярдәме белән кеше башына төшәргә торган бәла-казаларны да әйләнеп үтеп була. «Язмышта буласы начар нәрсәләрне төзәтә торган догалар бар. Алар заговор дип атала, ягъни им дигән сүз.

Тормышны уңай якка борып җибәрергә була. Кеше аны үзе эшләсә, әйбәтрәк инде. Күрәзәчә эшләсә, җавап бирү аңа яисә аның дәвамчысына төшәргә мөмкин. Шуңа күрәзәчеләр кешене күбрәк өйрәтеп җибәрергә тырышалар. Начар нәрсәдән арынырга кирәк икән, ай кими башлаганда эшләнә.

Мәсәлән, акча, өйгә бәрәкәт китерү өчен ай үскән вакыт сайлана. Аның алымнары күп төрле. Матурлык, яшәрү йолалары да шул вакытта үткәрелә. Авырулардан котылу имнәре ай кимегәндә эшләнә.

Кеше бик каты авырган очракта берәр хайванга «переклад» ясыйлар. Хатын-кыз булса, кара төсле мөгезле эре терлеккә авыру күчерү эшләнә, ир кеше булса, кара төсле үгез яисә тәкә алына. Хатын-кызларныкы чәршәмбе һәм җомга эшләнә, ирләргә — дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәре яхшы. Переклад ясалган хайванны суярга да, кешегә бирергә дә ярамый, кеше терелә, хайван үлә. Аны күмеп куярга кирәк аннары», — дип аңлатты Аграфена. Дөрес, мондый йолаларны бик белеп үткәрергә кирәк, саклагычлар белән дә эш итү сорала икән, югыйсә зыяны эшләгән кешегә дә тияргә мөмкин.


«Дәваларга ярамый торган көннәр бар»
Кешене багучыга киләчәкне бүген беләсе килү теләге йөртә. Тик Аграфена ханым күбрәк кеше дәвалауга өстенлек бирә. Сорау белән килгән очракта, төрле багу ысуллары белән аларга да җавап табарга булыша. «Әлбәттә, күбесенең алдагысын беләсе килә. Мин киләчәкне әйтергә яратмыйм. Берсендә фаҗигале әйберләр күрдем. Әнисенә ул чакта баласы үләчәген әйтмәдем. Төзәтерлек булса, әйтергә кирәк. Тик үлемне төзәтеп булмый. Дөрес, аны әйләнеп уза алучылар да бар, тик минем ул дәрәҗәдәге белемем юк.

Мин авыруларны терелтүне кулайрак күрәм. 7 яшькә кадәр бала анасының аурасында була. Үзенә генә эшләп булмый. Аларны 7 яшькә кадәр әниләре белән имләргә кирәк. Кешенең авыруына карап, күбесенчә өчтән алып билгеле бер санга кадәр суга карап име укыла. Шул суны эчәргә кирәк, аның белән юынырга да ярый. Шунда ук яндырылган, кара тоз да салып җибәрәм.

Кешенең күзгә күренми торган тагын 6 тәне бар, без бары җиденчесен — физик тәнне генә күрәбез. Алар аураны тәшкил итә. Кеше авырый башлаганчы, башта иң кырыйдагысы — 7нчесе тишелә, аннан соң калганнары һәм иң соңыннан гына физик тән авырый башлый. Сеанс вакытында шул күзгә күренмәс тәннәргә язылган мәгълүмат алынып атыла, шуннан соң гына тәнгә дәвалану, чирдән арыну кайта. Кереп бара торган авыруны туктата алам. Сеансларымнан соң тора да алмыйм дип шалтыратучылар бар. Чир чыгу авыртусыз гына була алмый. Өшкергәч үк терелдем дип уйлау — хата. Озак еллар авырып йөргән кеше бер сеанста гына терелми. Моңа вакыт кирәк.

Аннары дәваларга ярамый торган көннәр бар: мәсәлән, Пасхага каршы төндә, Троицада. Бер танышым, үтенеп сорагач, Пасхага каршы төндә дәваларга туры килде. Шул көнне үк улым өйдә янгын чыгуын шалтыратып әйтте.

Улыма да ата-бабаларыбызның генетик хәтере күчкән. Без бер-беребезгә ярдәм итәбез. Ул сөяк-санакларны, баш авыртуларын бик яхшы дәвалый. Акафистлар белә, укый. Аңа да кешеләр күп килә», — диде багучы. Шушы янгында Аграфена Васильеваның озак еллар буена керәшеннәрнең йолаларын җыеп, язып барган бөтен кулъязмалары яна. Ул аларны китап итеп чыгару турында хыялланган була…

Реклама

Аграфена ханымга бүген кешеләр төрле авырулары белән килә. Ул аларга дәвасын табарга тырыша. Рәхмәт әйтеп шалтыратучылар да байтак икән. Дөрес, дәваларга алынмый торган авырулары да бар.

«Бозым эшләү җиңел түгел»
Аграфена ханым аңлатуынча, бозым ясау бик авыр. Аны юып бетерү өчен көне-төне гыйбадәт кылырга кирәк. «Минем дә яшьлек хаталары белән эшләгәнем булды. Аны ясавы да, аннан арыну да бик авыр. Ачкычларын һәм йозакларын белү кирәк. Дөрес әйтелмәгәндә кеше үзенә зыян китерергә мөмкин. Аны өйрәнергә кирәк.

Мәхәббәт сораулары белән килүчеләр дә шактый. Хатын-кызлар гына түгел, ир-атлар да кимен куймый. Араларында приворот, отворот сорап килүчләр дә бар.

Әллә кайчан бер хатын шушы гозер белән «үләм яратам» дип килгән иде. Сөйгәне дә, ул үзе дә парлы түгелләр иде ул вакытта. Аны елга бер көнне генә — Аграфена Купальница көнендә эшләп була. Гыйшкың төшкән кешенең өе яныннан бер үсемлекне алып, кояш батар алдыннан каберлеккә барасың, шул исемле кабер эзләп табасың. Белгәннәреңне укып шул кешенең гашыйк булуы турында сорыйсың. Без барысын да эшләдек. Теге ир кеше чирли башлады. Аңа тагын приворот эшләгән булганнар. Бар мәгълүматны кәгазьгә язып, яндырып, көлен урамга сибәргә кирәк. Яндыргач, бик каты янган чәч, тырнак исләре чыгачагын белә идем. Танышым тыңламады, балконда башкардык бу эшләрне. Өй тулды ул ямьсез исләр белән. Шуннан соң калган сеансларны урамда эшләдек. Егет терелде, тик алар бергә булмадылар.

Мин танышымны кызганып эшләдем, үземнең дә гашыйк булып йөргән вакытларым бар иде бит», — ди Аграфена үткәннәргә кайтып.


Гөрпинә, Груша, Груня…
Бүген Аграфена Васильева Идел буе сәнгать мәктәбендә балаларга театр дәресләре бирә, сәхнә теле, ритмика укыта. Шулай итеп ул үзенең театрны сагынуын баса төсле. Театр белән бәйле күңелсез вакыйгаларны хәтерендә яңартасы килмәде аның. Бүген Аграфена ханым үзенең гомер буе хыялланган ролен башкару бәхетенә ирешкән. Ул шәһәребездә «Туган авылым» комплексында туристлар өчен оештырылган «Казан» дип аталган театральләшкән фольклор шоуда Туйбикә ролен уйный.

«Мин гомер буе шушы роль турында хыялландым. Туйбикә — ул легендалар, әкиятләр сөйләүче.

Театрда кыскартулар була дигәч үк, мин үземнең шул дулкынга эләгәчәгемне белдем. Театрда эшләгән вакытлар сагындырды, әлбәттә. Туйбикәне уйнагач, хәзер алай ук дип әйтә алмыйм. Туйбикә роле бөтенесен тутыра», — ди ул.

Күп төрле һөнәр, шөгыль иясе Аграфена ханымның исемнәре дә төрле: Гөрпинә дә, Груня да ул. «Минем әбием Гөрпинә исемле булган. Аның хөрмәтенә миңа шулай кушканнар. Мәктәптә мине Груня дип йөрттеләр, Казанда Грушенька дияләр иде, ирем Груша дип атый иде», — ди багучы ханым.

Аграфена Васильева әле бүген дә тамадалык, алып бару эшләрен онытмаган. Күрше авыллар тирәсеннән аны керәшен йолаларын, гореф-гадәтләрен үтәп туйлар үткәрергә чакырып торалар.

Багулар
Им-томчы, дәвалаучы Аграфена Васильева берничә җиңел генә эшләтә торган багулар да өйрәтеп җибәрде:

1. Су салынган бер савытка хайванның эчке маена энәне майлап, төрле җеп тагып, суга төшереп болгатасың. Икенче көнне энәләрнең кушылуына карап егет һәм кызның кавышуы юрала.

2. Ленталар ярдәмендә багу. Күзне йомып, лентаның бер җиреннән аласың да, шуңа имән бармакка алфавит тәртибендә хәрефләрне атап, чолгап барасың. Нинди хәрефтә туктаган булса, ярыңның исеме шул хәрефтән башлана дигән сүз.

3. Яңа урында йокларга ятканда әйтелә: «Яңа урынга ятам, егетем төшемә кер» яисә «Бу урынга ятуым юш булсын, егетем төшемә керсен».

Подробнее: https://intertat.tatar

Владимир Васильев фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев