Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүләк лаеклы хуҗасын тапты

“Биектау” спорт мәктәбе директоры Андриян Тябин спорттагы казанышлары өчен “Динамо” спорт җәмгыятенең 95 еллыгы уңаеннан көмеш медаль белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан республикасының "Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте советы рәисе Әсгать Сәфәров тапшырды.

“Биектау” спорт мәктәбе җитәкчесе белән очрашырга теләүчеләрнең барысы да аны иртә-кич Боз сараенда күрергә мөмкин булуын беләләр. Андриян Тябин үзенең бөтен вакытын диярлек яраткан эшендә үткәрә. Аны әле биредә эш көннәрендә генә түгел, ял көннәрендә дә очратырга була. Ул Боз сарае төзелгәннән алып, шушында җитәкчелек итә һәм аны үстерү өчен бөтен җанын-тәнен биреп эшли. Шуңа күрә республика җитәкчелегенең чираттагы бүләге мәкалә герое өчен көтелмәгән могҗиза булмагандыр. Әмма шул ук вакытта ул иң уңай хис-тәэсирләр уяткан.

- Бүләкләүләр күп булды инде. Спорт министрлыгында да, районда да бүләкләделәр. Әмма монысы иң истә калырлык бүләк булды. Бу гомерлеккә калачак, - диде ”Биектау” спорт мәктәбе директоры Андриян Тябин.

Андриян Борисович мондый хөрмәткә көндәлек хезмәте белән иреште. Иң беренче көненнән үк аңа бик күп эшләргә туры килә. Хәтта хезмәткәрләр өчен кабинетларны да үз куллары белән ясаган ул.

- Кабинетларның берсен без гипсокартоннан файдаланып эшләдек һәм бик әйбәт кабинет барлыкка килде. Хәзер аңа карап торуы да күңелле. Ишекләрне дә, кешеләргә уңайлы булсын өчен, үземә сайлап алырга туры килде. Хәзер барлык кабинетлар да ябыла, һәркемнең үз эш урыны бар. Моңа административхуҗалык эшләре буенча минем урынбасарым аеруча шат, - дип сөйләде "Биектау" спорт мәктәбе директоры Андриян Тябин.

Спорт мәктәбе укучыларының әти-әниләренә дә монда һәрчак урын түрдән. Алар да булачак чемпионнарны тәрбияләү өчен күп көч куялар бит. Сүз уңаеннан Боз сарае бинасында хоккейчылар һәм фигуралы шуучылар гына түгел, “Биектау” бию театрының иҗат коллективы шөгыльләнүен дә әйтеп китү урынлы булыр. Моның өчен хореография бүлмәсе җиһазландырылган. Республиканың боз ареналарының күпчелеге типовой, әмма биредәге Боз сараенда үзенчәлекләр күбрәк - Биектау монда үз йөзен булдырган. Бөтен коллективның җайга салынган хезмәте, тырышлыгы бәрабәренә спортта уңышларга ирешәләр дә инде алар. Соңыннан аның күңелле нәтиҗәләренә дә сөенәләр.

- Күптән түгел безгә боз юлын бүләк иттеләр, анда тимераякта шөгыльләнергә мөмкин. Балалар хоккей уйнау дәрәҗәсен күтәрсен өчен анда сөзәклекләр дә күздә тотылган. Менә бу боз юлы безнең өчен бик яхшы бүләк булды. Хоккей федерациясенә, Спорт министрлыгына зур рәхмәт, - дип, “Биектау” спорт мәктәбе директоры Андриян Тябин үзенең шатлануын белдерде.

Реклама

Уңайлы хезмәт шартлары бөтен илдән тәҗрибәле белгечләрне эшкә җәлеп итә. Тренер Юрий Жерихов - шундыйларның берсе. Ул гаиләсе белән безнең районга берничә ел элек күчеп килгән һәм моңа бер дә үкенми.

- Биредә эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган. Теләк, хезмәт сөючәнлек кенә кирәк. Балалар өчен мөмкин булганның барысы да эшләнә. Шунысы куанычлы - районда балалар хоккеена битараф булмаган җитәкчеләр бар, - дип үз фикерен белдерде тренер Юрий Жерихов.

Андриян Борисович спорт мәктәбен төзекләндерү белән генә чикләнми, ул биредә тәрбияләнүчеләрнең уеннарын һәм күнегүләр белән шөгыльләнүләрен дә даими күзәтеп тора. Кыйммәтле киңәшләр бирә, тик шул ук вакытта күнегүләр барышына да кысылмый.

- Җаваплы матчлар алдыннан мин киенү-чишенү бүлмәсенә керәм, аларга җиңүгә рухланырга ярдәм итәм. Әгәр дә юлга чыгарга җыеналар икән, автобуска кереп, озатам, ярышларда уңышларга ирешүләрен теләп калам. Һәркайсына да шундый мөнәсәбәттә мин. Кечкенәләрне дә, зурракларны да җылы теләкләр әйтеп озатам, - диде “Биектау” спорт мәктәбе директоры Андриян Тябин.

Ә Боз сараенда тәрбияләнүчеләрнең җиңүләре һәм казанышлары җитәрлек. Алар күпсанлы ярышларда һәрвакыт призлы урыннар алалар. Еш кына бу республика һәм ил күләмендәге җиңүләр була. Узган ял көннәрендә Биектау хоккейчылары җанатарларын үз диварларында сөендерә алдылар. “Алтын алка” республика уеннары финалы беренче тапкыр безнең районда узды. Һәм бу "Биектау” Боз сараена ышанычның зур булуына тагын бер дәлил.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X