Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара

Ел саен 9 гыйнварда Халыкара хореографлар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан без үзәк мәдәният йортының иң көчле һәм талантлы бию коллективында - «Казан арты» бию ансамблендә кунакта булдык. Без килгәндә коллектив чираттагы концертка әзерләнә иде. Шуңа да карамастан, ансамбльнең җитәкчесе Луиза Биккузина безнең белән иркенләп сөйләшергә вакыт тапты. Бию остасы Луиза Гамилевнаны районда белмәгәннәр бик сирәк. Ул районга профессиональ бию серләрен алып килгән, хореографиянең тылсымлы алымнарын үзенең шәкертләренә түкми-чәчми өйрәтә торган талантлы шәхес. Ул үзен коллективның җитәкчесе дип түгел, ә остазы итеп танытты.

- Мин үзем дә талантлы остаз кулыннан үттем. Остазым мине төз басарга, тормыш ритмын бию ритмына салырга өйрәтте. Хорегорафия - ул спорт төрләре кебек үк, баланы тәртипкә, җаваплылыкка өйрәтә, аны кечкенәдән тәрбияли. Мин балалар белән эшләргә яратам. Алар бик сыгылмалы материал. Алардан чын талантлар ясарга була. Безнең «Казан арты» бию коллективында андыйлар байтак, - ди ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Луиза Биккузина.

Луиза Гамилевна үзе бию белән чынлап торып 10 сыйныфта укыганда шөгыльләнә башлый. Бию түгәрәгенә аны иптәш кызы алып килә. Шул көннән башлап ул үзен бию залыннан башка күз алдына да китерә алмый. Бер елдан соң инде Луиза Башкортстанның иң көчле бию коллективында бии башлый. Институтны тәмамлаганнан соң ул Биектау районына кайта. Моннан 7 ел элек районда «Затейники» бию коллективы оеша. Ә моннан өч ел элек әлеге коллектив «Казан арты» халык биюләре театрына әверелә. Бүгенге көндә коллективта 10 кыз, 10 егет шөгыльләнә. 22 гыйнварда алар Мәскәү шәһәренә юл ала. Анда илебезнең иң көчле бию коллективлары халык биюләре буенча Россия чемпионатында көч сынашачак. Ә бүген әлеге чарага әзерлек буенча репетицияләр бара. Биючеләр әйтүенчә, мондый җитәкче белән алар алда торган барлык сынауларны да лаеклы үтәргә әзер.

Энҗе ГАРӘФИЕВА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев