Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әбиләрнең бер рәхмәте җырлата да, юата да

Үзебезнең киләчәгебез булган балаларның талантларын ачуны, сәләтләрен үстерүне алмаксат итеп куйган «СозвездиеЙолдызлык» фестивале еллар дәвамында үз тамашачысын булдырды, ул республика халкы көтеп ала торган чын бәйрәмгә әверелде. Фестивальнең Теләчедә узган төбәк ярышында Биектау районының яшь талантлары быел да зур уңышларга иреште. Кемнәр соң алар районның яшь талантлары? Газетабызның узган саннарының берсендә без укучыларыбызны Азалия Баһавиева белән таныштырып үткән идек инде.

Б ү г е н г е с ү з е б е з Ә д и л ә З и н н ә т у л л и н а т у р ы н д а . Әдиләнең моңлы тавышы район тамашачыларына яхшы таныш. «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә дә актив катнашып килә ул. Катнашып кына калмый, һәрберсендә җиңү яулый талантлы кыз. Ул башлангыч сыйныфта укыган вакытта ук «Йолдызлык» сәхнәсендә балкып ала. Иң беренче тапкыр Әдилә бию коллективы солисткасы буларак чыгыш ясый. Ә 2017 елда аерым башкаручы буларак танылу ала. Аны сәхнәгә остазы Гөлнара Галиуллина әзерли.

2020 елгы фестивальдә Әдилә өлкән төркемнәр арасында чыгыш ясый. «Созвездие-Йолдызлык 2020» фестиваленең төбәк этабында ул җиңүгә ирешә.

Үзенең быелгы чыгышына Әдилә бер ел элек үк әзерләнә башлый. Шул вакытта ук ул үзенең остазы белән җиңү өчен көрәш башлый. Елына карата дөрес һәм актуаль сайланган җыр җиңү яулар өчен бик мөһим. Әмма бу әле бәйгенең беренче шарты гына. Барысы да җырчының әсәрне ничек башкаруыннан тора. Җырны көйләп чыгу бик җиңел. Ә менә образ тудыру тагын да зуррак талант таләп итә.

- Яхшы җырлаучылар бик күп. Әмма тамашачыны әсир итәрлек итеп, җырның бар мәгънәсен йөрәк кылларын тибрәтерлек итеп җиткерү, сәхнәдә өр-яңа образ тудыра белү һәркемгә дә бирелмәгән, - ди «Созвездие-Йолдызлык 2020» фестивале финалисты Әдилә Зиннәтуллина.

Әдиләнең бүлмәсе төрле дәрәҗәдәге дипломнар, кубоклар, мактау кәгазьләре белән тулып тора. Ә «Йолдызлык» фестивале дипломнарын ул күренә торган урыннарга гына урнаштырган. Чөнки бу дипломнар аның өчен бик тә кадерле. Тагын бер диплом аның өчен истәлекле санала - татар композиторы Сара Садыкова исемендәге бәйгедә яулап алган диплом ул. Әдилә аны 2017 елда ала. Аның иҗат юлында иң беренче диплом әнә шул инде. Өченче шүрлектә Әдиләнең укуда ирешкән уңышлары өчен бирелгән дипломнар урын алган. 10 нчы сыйныфны ул бары тик «5»ле билгеләренә генә тәмамлый. 2019 елда кыз Биектау районының «Ел укучысы» исеменә лаек була.

Әдилә районда уза торган барлык мәдәни чараларда актив катнаша. Аны таныйлар, аның тавышын яраталар.

- Концерт тәмамланганнан соң минем янга еш кына әбиләр килә. Алар халкыбыз җырларын башкарганым өчен рәхмәтләр әйтәләр. Шул рәхмәт сүзләрен ишетү өчен генә дә сәхнәгә менәсем килә минем, - ди Әдилә.

Узган ел Әдилә Зиннәтуллина И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка колледжына укырга керә. Ул үзен профессиональ сәхнә эшчәнлеге алып барырга әзерли, сәнгать җитәкчесе, остаз булырга хыяллана. Аңа хыялларының тормышка ашуын гына телисе кала.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев