Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауның футбол йолдызлары тырышлыкны киметми

19 июньдә Казанда футбол буенча регуляр чемпионат кысасында матч узды. Уен кырында Вахитов районы Олимпия резервы спорт мәктәбе һәм Биектауның “Эверест” командасы футболчылары очрашты. Безнекеләр 0:3 исәбе белән көндәшләреннән өстен чыкты.

Бу икенче турның беренче уены иде. Беренче таймда “Эверест”ның ярымсакчысы Никита Хромых үзен күрсәтте. Ул уенның алтынчы минутында ук көндәшләр капкасына гол кертте. Марат Хәйруллин исәпне тагын да арттырды. “Эверест”ның ярымсакчысы уенның 36 нчы минутында чираттагы гол кертте. Казан футболчыларына каршы матчта соңгы ноктаны Артем Петухов куйды. Икенче тайм башында ул исәпне 0:3 итте. Исегезгә төшерәбез, беренче тур кысасында Биектау футболчылары үз кырларында шулай ук көндәшләрен 3:0 исәбе белән җиңгән иде. Ул матчта Ирек Ганиев, Динар Гыйззәтов һәм Марат Сагиров гол керттеләр. Икенче турның беренче уены нәтиҗәләре буенча “Эверест” командасы 13 очко алды һәм 3 нче урынга чыкты. 2 нче урын хуҗаларының да очколар саны шул ук, әмма алар көндәшләр капкасына керткән голлар исәбе буенча өстенрәк чыкты. Чираттагы уен 3 июльдә узачак. Биектау футболчылары турнир таблицасы лидеры - Казанның “Нәфис” командасы белән очрашачак.

Алда әле тагын дүрт уен бар. Шуннан соң Казан төркемендәге иң яхшы өч команда Кама аръягы төркемендәге иң күп очко җыйган өч команда белән очрашачак. Чемпион барлык уеннар төгәлләнгәннән соң билгеле булачак. Былтыр “Эверест” командасы Татарстан буенча дүртенче урын алды.

Галия ИЛДАРОВАВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев