Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулыларны концертка чакырабыз

Татарстанда республиканың иң мәдәни башкаласын ачыклыйлар.

«Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйгесе кысаларында Казанның Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында концерт оештырыла. Мәдәни чара 9 сентябрьдә 14.00 сәгатьтә башлана. Агымдагы елның 31нче мартыннан башлап 24ноябренә кадәр Казанның төрле мәдәният мәйданчыкларында Татарстанның һәр муниципаль районы мәдәни программа тәкъдим итә. Билгеле булганча, 2023 нче ел- милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы, дип игълан ителгән иде. Бәйгедә  һәр район үзенең рухи кыйммәтләрен, гореф-гадәтләрен саклауга һәм ныгытуга керткән өлешен күрсәтәчәк. Программада туристлык маршрутларын презентацияләү, тарихи-мәдәни, милли ризык, кул эшләнмәләре күргәзмәләре  оештыру каралган.  Концертта районның үзешчән сәнгать әһелләре чыгышы да көтелә.  Мәдәни чарага керү ирекле

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев