Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулылар лаеклы бүләкләрен алдылар

Яңа ел алдыннан “Биектау” спорт комплексында Биектау районының алдынгы хезмәтчәннәре өчен ел да оештырыла торган бәйрәм чарасы уздырылды һәм анда иң яхшы хезмәткәрләрне хөрмәтләделәр.

40 кеше төрле дәрәҗәдәге бүләкләргә лаек булды. Аларны Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов һәм очрашуның абруйлы кунаклары - Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Рөстәм Кәлимуллин, ш у л а й у к Т а т а р с т а н Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тапшырды.

Бизәлеш буенча Яңа елга иң яхшы әзерләнүче бәйгесенең җиңүчеләре дә билгеле булды. Комиссия җиңүчеләрне берничә номинациядә билгеләде. Алар - Биектауның 4 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе, “Сандугач” балалар бакчасы, “Саба газы”- “Сабыгаз” эксплуатация-җитештерү идарәсе һәм Дөбьяз авыл җирлеге коллективлары. Биектаулылар арасында өй тирәләрен иң матур итеп бизәүче моннан алдагы еллардагы кебек Мүлмә авылыннан Мәсгуть Мотыйгуллин булды. Өй каршындагы территорияне Яңа елга бизәүдә дүртенче ел инде аны берәү дә уздыра алмый. Бәйгенең башка җиңүчеләре кебек үк, аңа да 30 мең сум премия тапшырылды.

- Яңа ел символы булган юлбарысны гәүдәләндерүгә бик күп көч куйдым. Ул бөтен кешенең күңеленә хуш килде, күршеләр дә килеп карап китәләр, сокланып басып торалар, - диде бизәлеш буенча Яңа елга иң яхшы әзерләнүче бәйгесендә җиңүче Мәсгуть Мотыйгуллин.

Яңа 2022 нче ел биектаулылар өчен нәтиҗәле хезмәт һәм ныклы адымнар белән алга бару елы булыр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев