Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулылар җитештергән продукцияне Казан халкы югары бәяләде

Казан шәһәрендә Биектау районы җитештерүчеләренең чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Урнашкан гадәт буенча ул башкаланың Авиатөзелеш районында оештырыла һәм бик күп шәһәрлеләрне үзенә җәлеп итеп тора. Ярминкә инде алтынчы тапкыр үткәрелә. Соңгы датасы - агымдагы елның 26 нчы декабре. Биектаулылар өчен районда ярминкә уздырылмас, мөгаен. Быел бары Казанда гына оештырылачак. Безнең авыл уңганнары җитештергән продукцияне шәһәр халкы яратып ала.

Бу юлы авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүче 65 хуҗалык үз продукциясен тәкъдим итте. Һәрвакыттагыча, иң күп сатып алына торган продуктлар - ит, сөт һәм яшелчәләр.

Калининодан Мансур Шакиров 10 елдан бирле ит сату һәм ит ризыклары каклау белән шөгыльләнә. Ел да уздырыла торган ярминкәдә алтынчы елын катнаша. Моннан алдагы елларда ул алып килгән продуктларга сорау да, керем дә шактый күбрәк булган.

- Кешеләрнең хәзер сатып алу сәләте кимеде. Чалып кына алып килгән итне дә азрак алалар, ысланган ризыкларга исә хәзер ихтыяҗ зуррак. Ә болай алганда халык җитәрлек, сатып алучылар ни телиләр, шуны сайлап алалар, - диде крестьян-фермер хуҗалыгы директоры Мансур Шакиров.

Узган ел табышлырак булган. Сатучылар халыкның товарларны азрак сатып алуын коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыятьнең катлаулануы белән бәйлиләр. Күпләр авыру йоктырудан куркалар һәм шунлыктан күп кешеле урыннарга йөрмәскә тырышалар.

Ә менә Алан-Бәксәр авылыннан “Әсән” хуҗалыгы керемне яхшы алган. СOVID-19 алардагы хәлне бозмаган. Алып килгән ашлыкларын чират торып алганнар.

- Сатып алучылар безнең килгәнне көтеп торалар. Ничә атна килдек инде, алып килгәннең барысын да сатып бетерәбез, өйгә буш кайтабыз, - дип, сатуның әйбәт баруына сөенүен белдерде “Әсән” хуҗалыгы хисапчысы Наталья Галимҗанова.

Мәмдәл авылыннан Илнур Галиев та сатуның әйбәт баруы турында әйтте. Үзенең крестьян-фермер хуҗалыгында ул бәрәңге, кишер үстерә, мал-туар асрый. Бу юлы ярминкәгә кәбестә алып килгән. Сатуда әлегә барысы да әйбәт бара. Сатып алучыларга хезмәт күрсәткәндә Илнур Галиевкә улы Данияр булыша.

Авыл хезмәтчәннәре Казандагы ярминкәгә сатуга 38 тонна ашлык, 15 тонна бәрәңге һәм өч тонналап сөт алып барганнар. Биектау җирендә җитештерелгән продукцияне казанлылар бик яратып алып бетергәннәр. Димәк, вирус аркасында продукциянең сыйфатына зыян килмәгән дигән сүз. Табыш мәсьәләсендә дә хуҗалыклар узган елгы дәрәҗәгә җитми калмаслар.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев