Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаудан Олимпия чемпионнары чыкса, гаҗәпләнмәгез

Биектау районы тхэквондочылары Россиядә иң көчлеләрдән санала. Район җыелма командасы республикакүләм ярышларда гына түгел, Бөтенроссия дәрәҗәсендә уздырыла торган турнирларда җиңү яулый. Соңгы тапкыр Мәскәү өлкәсендә узган бәйгедә Биектау командасы Татарстаннан бердәнбер команда иде.

Т х э к в о н д о с п о р т ы б е л ә н шөгыльләнүчеләр бу спорт төренең башка спорт төрләреннән бик күп өстенлекле якларын билгеләп үтәләр. Ул кешедә физик көч кенә түгел, интеллектуаль көч тупларга да ярдәм итә. Аларның хәрәкәтләре салмак, әмма бу хәрәкәтләр эченә искиткеч зур көч туплана. Уңышка ирешү юллары да бик озын һәм катлаулы булырга мөмкин. Шуңа күрә балалар тхэквондо белән кече яшьтән үк шөгыльләнә башлый. Бөтен дөньяга танылган спортчылар озак елларга сузылган күнегүләр ярдәмендә генә дәрәҗәгә ирешә алган. Биектау районы тхэквондочыларының тренеры Бахром Саломов та шундый ук эзлеклелекне максат итеп куйган. Ул үзе тхэквондога 6 яшендә килә. Шул көннән башлап, әлеге спорт төре аның яшәү рәвешенә әверелгән. Тренер вазифаларына күчкәнче, Бахром Саломов тхэквондо һәм кикбоксинг буенча Россия, Азия, дөнья күләмендә уздырылган чемпионатларда җиңү яулый, призлы урыннар ала.

“Моннан 3 ел элек мин Татарстанга килдем, - ди тренер. - Биектау районында балаларга тхэквондо серләрен өйрәтүне үтенеп мөрәҗәгать иткәч, бик теләп риза булдым. Моңа кадәр дә балалар белән эшләү тәҗрибәм бар иде. Үземнең туган ягымда мин күпмедер вакыт балалар белән эшләдем”.

Ике ел эчендә тренер Бахром Саломов үз тирәсенә тырыш, максатчан балаларны тупларга өлгерә. Алай гына да түгел, аның командасында шөгыльләнүче балалар республика җыелма командасына керә һәм җиңү артыннан җиңү яулый. Күптән түгел Мәскәү өлкәсендә узган Бөтенроссия ярышларында да Татарстан җыелма командасыннан 4 кеше катнаша. Алар барысы да Биектау районы спортчылары. Спортчыларның дүртесе дә төрле дәрәҗәдәге медальләр белән кайтты. Халыкара бәйгеләрдән дә биектаулыларның призлы урыннар алмыйча кайтканы юк.

“Мин үземне белә башлаганнан алып, тхэквондо түгәрәгенә йөрим. Миңа әле 5 кенә яшь иде, әти-әнием мине әлеге секциягә алып килделәр. Алданрак үз көчемне сынап карарга гына уйлаган идем. Ошап китте. Күнегүләрне бер генә көн дә калдырмый йөри башладым”, - ди Алмаз Хөснетдинов.

Реклама

Алмаз Бөтендөнья кубогы ярышларында да чыгыш ясарга өлгергән инде. Белоруссиядә узган ярышларда ул көмеш медальгә ия була. Бүгенге көндә тренер Бахром Саломов балаларны Ижевск һәм Псков шәһәрләрендә узачак ярышларга әзерли. Һәр солдат генерал булырга хыялланган кебек, тренер да Олимпия чемпионы булырдай спортчылар әзерләргә омтыла. Әмма әлегә тхэквондо Олимпия уеннары программасына кертелмәгән.

Шулай да Бахром Саломов өметен өзми: “Тиздән безнең спорт төре дә Олимпия уеннары төренә кертеләчәк. Бу турыда күптән сүзләр бара инде. Һәр спортчы Олимпия уеннарында катнашу хыялы белән яши, мондый хыял аңа стимул, өмет бирә. Безнең командада бүген дөнья кубогында призлы урыннарны алган спортчылар бар. Бу дәрәҗәдән олимпия чемпионы дәрәҗәсенә бары бер адым. Димәк, өмет бар”, - ди тренер Бахром Саломов.

Бүгенге көндә тхэквондо секциясенә 60 тан артык бала йөри. Алар арасыннан Олимпия чемпионнары чыкса, гаҗәпләнмәгез. Чөнки Биектауда бүген дөньякүләм бәйгеләрдә бил тоткан һәм призлы урыннарга ирешкән спортчылар бар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X