Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектауда яшь инспекторлар ярышты

Биектау районының Г.Баруди исемендәге 4 нче урта мәктәпбендә “Куркынычсызлык тәгәрмәче-2021” бәйгесенең муниципаль этабы узды. Бу бәйге юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү һәм аларны өйрәнү өчен ел саен оештырыла. Республикада ярышлар инде бишенче тапкыр үткәрелә. Беренче тапкыр ул моннан 35 ел элек, 1986 елда булган. Икенче тапкыр егерме елдан соң оештырганнар. Аннан 2016 елга кадәр тагын тәнәфес булган.

Быел да Биектау муниципаль районының һәр белем бирү учреждениесе мәктәп эчендә сайлап алу бәйгесе уздырды. “Куркынычсызлык тәгәрмәче” бәйгесендә барлык мәктәп укучылары катнаша. Бәйге берничә этаптан тора. Анда яшь инспекторлар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен сыныйлар, башлангыч медицина ярдәмен күрсәтү серләрен ачалар, велосипедта йөреп күрсәтәләр.

4 нче мәктәптә бу көнне районның иң яхшы яшь инспекторлары көч сынашты. Алар барысы да бәйгенең мәктәп этабында җиңү яулап, Биектауга туган мәктәпләре данын якларга дип килгән укучылар. Әлбәттә, алар мәртәбәле бәйгегә укытучылар ярдәмендә айлар буе әзерләнә.

“Балаларның бу өлкәдә белем дәрәҗәсе яшь инспекторлар хәрәкәте җитәкчесенә дә бәйле. Җитәкче кеше иң элек үзе квалификация күтәрү курсларында белем алырга тиеш. Аннан соң гына балаларга юл йөрү кагыйдәләрен укыта ала”, - ди “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау районы бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина.

Реклама

Алсу Сафиуллина сүзләренә караганда, бәйгедә җиңүчене билгеләү бик катлаулы эш. Чөнки катнашучылар барысы да бик яхшы әзерлек белән киләләр. Жюри әгъзалары ярышлар вакытында яшь инспекторларның велосипедта фигуралы йөрү осталыкларын тикшерәләр, юл йөрү кагыйдәләрен җентекләп сорыйлар, беренчел ярдәм күрсәтү буенча укучыларның белемнәрен сыныйлар. Укучыларның кайберләре мондый бәйгедә берничә ел рәттән катнашып килә. Алан-Бәксәр мәктәбендә белем алучы Ралия Садыйкова “Куркынычсызлык тәгәрмәче”ндә икенче елын катнаша. Бәйгедә алган тәэсирләрен ул безнең белән дә уртаклашты: “Алдан бик нык каушаган идем. Бәйгенең барлык этапларын да хатасыз узу бик зур белем, тырышлык таләп итә. Әмма без укытучым белән бәйгегә бик озак һәм җентекләп әзерләндек. Безнең тырышлык биремнәрне хатасыз башкарып чыгарга мөмкинлек бирде”, - ди Ралия Садыйкова.

“Куркынычсызлык тәгәрмәче” бәйгесенең финал өлеше Бөтенроссия дәрәҗәсендә уздырыла. Муниципаль этапта җиңү яулаган яшь инспекторлар республика бәйгесендә катнашачак. Татарстан данын Россия күләмендә яклар өчен инспекторларның “иң-иңнәре” генә сайлап алына. Әлегә Биектау районы яшь инспекторларының Россия дәрәҗәсенә күтәрелгәне юк. Әмма Татарстанда алар беренче унлыкта тора. Быелгы бәйгенең муниципаль этабында 3 нче мәктәп җиңеп чыкты.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев