Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау укучылары беренче БДИ тапшырдылар

26 нчы майда Россия күләмендә Бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруның беренче дулкыны башланды. Бу көнне чыгарылыш сыйныф укучылары, үзләре сайлап алып, химия, әдәбият һәм география фәннәре буенча сынау уздылар.

Имтихан башланырга бер сәгать кала Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе каршына мәктәп тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханына җыелганнар иде. Унберенче сыйныфлардан кемнәрдер сынау алдыннан белемен тагын бер кат тикшереп карарга булган, ә кайберәүләр дуслары белән аралашалар, ә кайсылары аудиториягә керергә рөхсәт булганны көтә.

- Соңгы ике елда имтиханга бик ныклап әзерләндем. Белемем булса да, барыбер дулкынланам. Барысы да яхшы булыр, дип уйлыйм. Медицина университетына барырга уйлыйм. Минем алда ике вариант - Казан яки Чабаксар, - диде чыгарылыш сыйныф укучысы Дамир Хәкимов.

- Бары яхшы нәтиҗәгә генә өметләнәм. Барысы да әйбәт булыр, дип уйлыйм. Имтиханга безгә үзебез белән шоколад, су, кара гельле ручкалар, ә химияне тапшырырга калькулятор алып керергә рөхсәт иттеләр, - дип сөйләде Камилә Шәйдуллина.

БДИ уздыру кагыйдәләренә ел саен үзгәрешләр кертелә. Су, шоколад һәм канцелярия товарларыннан тыш укучылар үзләре белән шулай ук зарурлык килеп чыкканда дарулар, калькулятор һәм, әлбәттә, документларын да ала алалар. Паспортны металл детекторы аша узганда күрсәтергә кирәк.

Ковидка каршы чаралар бераз йомшарсалар да, алар әле бөтенләй бетерелмәгән. Шунлыктан имтихан узасы сыйныфка бары тик зарури эпидемиологик процедураларны узганнан соң гына керергә була.

- Быелгы яңалыкларның берсе - күзәтү киңлеге арттырылган яңа айпи камералар урнаштырылу. Башка яңалыклар да бар. Һәр аудиториягә сканерлар куелган иде. Бу бик җайлы. Контроль-үлчәү материаллары (КИМнар) ачылганнан соң ук укучылар биремнәрне башкаруга керешәләр. Үтәлгән эшләр сканер аша уздырыла һәм республика тикшерү үзәгенә җибәрелә, - дип аңлатты Биектау районы мәгариф бүлеге җ и т ә к ч е с е у р ы н б а с а р ы Миләүшә Яруллина.

26 нчы майда 15 кеше имтихан тапшырды, шуларның 12се химия фәнен сайлаганнар иде. Имтихан өч сәгатьтән артык дәвам итте, аның нәтиҗәләре 10 көннән соң билгеле булачак.

Галия ИЛДАРОВА

БДИ тапшыру марафоны 21 нче июньдә информатика буенча имтихан белән төгәлләнәчәк, аннары - нигезле сәбәп белән төп көнне килә алмаучылар һәм мәҗбүри фәннәрнең берсен тапшыра алмаганнар өчен резерв көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев