Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау табиблары “өй туе”на әзерләнә

Тиздән Биектау станциясендә яңа сырхауханә үз ишекләрен ачачак. Без биредә нинди белгечләр эшләячәге һәм Үзәк район хастаханәсендә гамәлгә керәчәк диагностикалауның яңа ысуллары турында белештек.

Яңа сырхауханәдә пациентлар югары квалификацияле медицина-санитар ярдәме алачак. Биредә заманча югары технологияле җиһазлардан файдаланып эш итәчәкләр. Бинаны төзегәндә медицина персоналын яхшы эш шартлары белән тәэмин итүдән тыш, бирегә килүчеләр өчен уңайлы мохит булдырырга да тырышканнар. Табиб кабинетларының урынын пациентлар күплегеннән чыгып билгеләгәннәр. Бу чиратлар булмасын өчен алдан уйлап шулай эшләнелгән.

Сырхауханәнең беренче катында нур диагностикасы бүлеге урнашачак. Сәламәтлек саклау министрлыгының илкүләм программасын тормышка ашыру өчен бөтен шартлар да тәэмин ителәчәк. Белгечләр әйтүенчә, яңа җиһазлар профилактик медицина тикшерүләренең сыйфатын яхшыртырга булышачак. Димәк, күп кенә авыруларны иртәрәк ачыкларга мөмкин булачак. Димәк, үлүчеләр саны да кимиячәк.

- Сырхауханәгә бик күп яңа җиһазлар кайтты: компьютер томографы, маммограф, эндоскоп, УЗИ. Күп кенә проблемалар хәл ителәчәк. Мәсәлән, бүгенге көндә коронавирус инфекциясен йоктыручылар саны арту сәбәпле, пациентларны томографта тикшеренү узарга 7 нче номерлы шәһәр хастаханәсенә җибәрәбез. Анда халык күп булганлыктан, озак кына чират көтеп утырырга туры килә. Яңа сырхауханәдә медицина ярдәме тизрәк күрсәтеләчәк, - ди сырхауханә эшчәнлеге буенча баш табиб урынбасары Гөлфирә Ситдыйкова.

Биектау Үзәк район хастаханәсендә яңа маммограф аппаратына да сөенәләр. Алга таба районда яшәүче 40 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар диспансеризация узганда онкологик авыруларны да тикшертә алачак. Маммография ысулы төрле шешләрне иртә стадиядә үк ачыкларга ярдәм итә.

Икенче катта профильле белгечләр эшләячәк. Биредә психиатр, нарколог, офтальмолог, дерматолог, лор, ФГДС, прививка ясату, кан алу бүлмәсе, гинекология бүлеге урнашачак.

Реклама

- Гүзәл затлар яңа гинекология бүлеген ошатыр дип уйлыйбыз. Биредә чишенү бүлмәсе, регистратура булачак. КТГ кабинетында булачак әниләр кардиотокография процедурасын уза алачак. Заманча җиһазлар карындагы баланың сәламәтлеген кайгыртуны җиңеләйтәчәк. Өч яңа УЗИ аппарытының берсе, шулай ук, гинекология бүлегендә урнашкан, - ди сырхауханәнең өлкән шәфкать туташы Снежана Казанцева.

Өченче катта стоматология бүлеге урын алачак. Монда да яңа җиһазлар кайтартылган.

- Сәламәтлек саклау министрлыгы яңа сырхауханәгә өстәмә ставкалар раслады. Белгечләргә кытлык булмаячак. Биектау районында өлкән яшьтәгеләр саны 50 меңнән артып китте, заманча сәламәтлек саклау учреждениесы да күптән кирәк иде. Безгә озак көтәсе калмады, шуңа сөенәбез, - ди сырхауханә эшчәнлеге буенча баш табиб урынбасары Гөлфирә Ситдыйкова.

Яңа сырхауханә ачылгач, бүгенге көндә хезмәт күрсәтүче бинага балалар сырхауханәсен күчерү күздә тотыла. Ә аның урынында фильтр булачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев