Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау спортчылары яхшы нәтиҗә күрсәттеләр

«Биектау» спорт комплексында Татарстан Республикасы сётокан федерациясенең 30 еллыгына багышланган республика Беренчелеге һәм чемпионаты буенча ачык ярышлар узды.

Ике көн дәвамында барган ярышларда республикадан һәм якын тирәдәге өлкәләрдән килгән 300 дән артык спортчы катнашты. Мондый мәртәбәле чаралар тантаналы шартларда башланып китә. Ачу тантанасына Татарстан Республикасы Конституцион суды рәисе Фәрхәт Хөснетдинов килгән иде. Спортчыларны Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин тәбрикләде. Ул юбилей чарасын уздыру өчен нәкъ менә Биектау районын сайлаган оештыручыларга тирән рәхмәтен белдерде. Шулай булмый мөмкин дә түгел. Чөнки Биектау районы сётокан спортын үстерү буенча республикада бердәнбер база булып тора. Район Башлыгы спортчыларга имин ярышлар һәм уңышлар теләде.

“Соңгы 7 елда гына да Биектау районында туып үскән спортчылар районга халыкара ярышларда яуланган 5 медаль алып кайтты”, - диде Татарстан Республикасы сётокан федерациясе президенты Айдар Зыятдинов.

Айдар Зыятдинов 7 ел инде әлеге спорт төре буенча Федерация президенты булып тора. Шул еллар дәвамында Биектау районында көнчыгышның каракаршы көрәш спорт төре буенча секциясе эшләп килә. Секциядә бүген 6 дистәдән артык кеше шөгыльләнә. Аларның күбесе халыкара ярышларда катнашып, районга төрле дәрәҗәдәге медальләр алып кайта. “Биектау” спорт комплексында барган ярышларда спортчылар яшь буенча төрле төркемнәргә бүленде. Иң беренчеләрдән булып келәмгә яшь спортчылар чыкты. Мондый ярышларда беренче генә тапкыр катнашуларына да карамастан, алар үз медальләренә тешләре-тырнаклары белән ябыштылар. Ярышлар ике көн дәвам итте. Биектаулылар шәхси беренчелектә 8 һәм команда беренчелегендә 3 медаль яуладылар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев