Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Биектау” спорт мәктәбе иң яхшысы дигән исемне һәрдаим раслап тора

Хоккей белән шөгыльләнергә теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Хәзер инде биредә чишенү бүлмәләре дә җитми башлаган. “Биектау” спорт мәктәбе директоры күңелгә ятышлы проблеманы хәл итүнең үзенчәлекле юлын тапкан. Хәзер хоккей формаларын яңа чишенү бүлмәсендә кияргә мөмкин.

“Биектау” спорт мәктәбе директоры Андриян Тябин һәрвакыт эзләнүдә. Карантин чорында хоккей мәйданчыгының бортларын алыштырды, бозны да яңартты. Яктырту җайланмалары да яңа, энергияне сакчыл куллана торган лампочкалар куелган. Әмма җитәкче моның белән генә тынычланып калмаган. -

Башта икенче су агызу машинасы өчен гараж төзеп куярга кирәк, дип уйланылган иде. Аннары башка безнең чишенү бүлмәсе тәртиптә түгел бит, буялмаган да дигән фикер килде. Без аны яңарттык, ут уздырдык, урындыкларны тышладык, кайдадыр эретеп ябыштырдык, җылы уздырдык. Хәзер биредә эссе. 2013 нче елгы балаларга чишенү бүлмәсе җитми иде. Шунлыктан безгә оештыру эшләрен бик тиз генә үзгәртергә һәм бер түбә астында гараж да, киенү-чишенү бүлмәсе дә ясарга туры килде. Бик шәп килеп чыкты. Хәзер балаларга авыр сумкаларын өстерәп йөрергә туры килмәячәк. 

Киенү бүлмәсендә эссе, форма бик тиз кибә, балалар моңа бик сөенделәр, - дип сөйләде “Биектау” спорт мәктәбе директоры Андриян Тябин.

- Су агызу машинасы җылы гаражда тора. Сүз уңаеннан аның икенчесе булуын һәм машинаны Боз сараена яхшы эшләгәннәре өчен бүләк итүләрен дә әйтеп китү урынлы булыр. Кыйммәтле техникага тиешле карау да кирәк, шунлыктан гараж төзеп кую турындагы карарны хоккей яратучылар арасыннан иганәчеләр дә һәм, әлбәттә инде, әти-әниләр дә хуплап каршылаган.

- Үзебезнең чишенү бүлмәбез юк иде. Безнең балаларга менә шушындый шәп, җылы бүлмә ясап куйганнары өчен мәктәп җитәкчеләренә рәхмәт, - дип, үзенең рәхмәтле хисләрен белдерде Петр Минлатыйпов.

Бөтенесе дә балалар өчен һәм балалар хакына. Биектау районының Боз сарае республика районнары арасында ике тапкыр иң яхшысы дигән исемне яулады. Бирегә бөтен Татарстаннан гына түгел, Россиядән дә музейга килгән кебек киләләр. Шундый бинаны карап, тәртиптә тоту буенча тәҗрибә уртаклашалар һәм үсеш мөмкинлекләрен өйрәнәләр. Әмма шулай да аларның төп казанышы - мәктәптә тәрбияләнүчеләрнең уңышлары. Җиңүләргә алар ияләнеп беткән инде, җиңелүләр турында гына кызып-кызып сөйләшәләрбәхәсләшәләр. Ә алар шундый да аз, исәп-хисап ясау өчен бер кул бармаклары да җитә. -

Безнең максат - балаларны алар һаман камилләшә барырлык итеп тәрбияләү. Бездә тәрбияләнүчеләрне “Нефтехимик”, “Ак Барс” клублары вәкилләре карапкүзәтеп кенә торалар. Әле “Ак Барс” бездән 2005 нче елгы 9 кешене алды, - дип шатлануын белдерде “Биектау” спорт клубы директоры Андриян Тябин.

Хәзерге вакытта коллектив бинаны Яңа елга бизәү турында план кора. Боз сарае соңгы 5 ел дәвамында Яңа ел чыршысын иң яхшы бизәүчегә район конкурсында алдынгы урыннарны яулап килде. Идеяләр, максатлар белән янып яшәүче Андриян Тябин бу юлы тагын нинди яңалык уйлап табар, әлегә моны әйтеп булмый. Тик шунысы аермачык - бу юлы да ул биектаулыларны һәм кунакларны Яңа ел бизәлешенең гүзәллеге, үзенчәлекле булуы белән сокландырмый калмас.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев