Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында урып-җыю эшләренең иң кызган чоры

Бүгенге көндә аяз көннең һәр сәгате исәптә - авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә игенне мөмкин кадәр күбрәк суктырып калдырырга тырышалар. Эштә аеруча югары нәтиҗәләргә ирешүчеләрне районда урнашкан күркәм гадәт буенча Биектау районы Башлыгы премиясе белән бүләклиләр. “Алдынгы” флагы һәм сертификат турыдантуры эш урыннарында ук тапшырыла.

Игеннәрне урып-җыюда иң яхшы күрсәткечләргә ирешүче алдынгы 5 хуҗалык арасында “Соватех”, “Бөреле”, “Татарстан”, “Битаман” һәм “Красная заря” бар.

Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рәхимҗан Кәримов һәм хуҗалык җитәкчеләре белән берлектә урып-җыю алдынгыларын гел хөрмәтләп торалар. 26 июль - дүшәмбе көнне өч хуҗалык - “Бөреле”, “Татарстан”, “Соватех”тан 11 комбайнчыга басуда - турыдан-туры эш урыннарында акчалата сертификатлар һәм аерымлык билгеләре тапшырылды.

Бүләкләү ”Соватех” авыл хуҗалыгы предприятиесе басуларында башланды. Суктыруның 1 нормасын үтәгән өчен Фәрхәт Садретдиновны, Рамил Хөсәеновны, Айдар Халитовны һәм Радик Шәйдуллинны котладылар. Эштә ярышып эшләү авыл хезмәтчәннәре өчен гадәтләнгән күренеш, кызу чорда бигрәк тә. Эш нәтиҗәләре буенча районда гадәткә кергән матди кызыксындыру комбайнчы һөнәренә игътибарны һәм аның дәрәҗәсен арттыра.

Районыбызның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен хәзерге вакытта иң кызу чор. Сәгатьнең һәр минуты исәптә, шуңа күрә алар иртә таңнан караңгыга кадәр эшлиләр. Урып-җыюның ничек узуы күп нәрсәдә комбайнчы хезмәтенә бәйле. Аның хезмәт нәтиҗәләре белән шәхсән үзе кызыксынып торуы эшнең сыйфатын яхшырта, урып-җыю да тизрәк бара.

Б ы е л и г е н н ә р а в ы л хезмәтчәннәренә моңа кадәр беркайчан да булмаганча кыен бирелә. Һава торышы аларга бик күп кыенлыклар тудырды. Артык кызу булу, озак вакыт яңгырлар яумау аграрийларны уңыш язмышы өчен нык борчылырга мәҗбүр итте.

Урып-җыю үз вакытында башланып китте. Игенчеләр басуга чыгарга алдан ук әзерләнделәр һәм урак башланганда техника эшкә керешергә әзер, ягулык-майлау материаллары кайтарылган иде.

Реклама

Авыл хуҗалыгы предприятиесе өчен иң мөһиме - хезмәтләрен бөтен күңелләрен биреп башкара торган намуслы, тырыш, оста комбайнчылар булу. Авыл хуҗалыгында очраклы кешеләр озак тоткарланмый. Биредә кечкенә чактан ук әтиләре, абыйлары белән бергә басуда тир түгеп үскәннәр, икмәк кадерен белүчеләр генә эшли.

Аннары Биектау районы җитәкчеләре “Бөреле” хуҗалыгы басуларында комбайнчылар Сәйдәш Зарипов, Зөлфәт Зарипов, Олег Винокуров, Рәмис Шәңгәрәев, Айдар Шәңгәрәев һәм Илсаф Мөхәммәтҗанов белән очраштылар. Алар да 1 норма суктырышта яхшы күрсәткечкә ирешкәннәр. Алдынгыларга кызыл флаглар һәм сертификатлар тапшырдылар.

Ургычлы комбайнда беренче 246 гектар игенне урдырган өчен “Татарстан” хуҗалыгы комбайнчысы Вилдан Хәкимов премиягә лаек булды.

Бу хезмәтчәннәр - районыбыз горурлыгы. Күпьеллык эш тәҗрибәсен алар алдынгы эшләнмәләр белән бергә тоташтырып алып баралар, авыл хуҗалыгы культураларын үстергәндә заманча технологияләрне кулланалар. Иң мөһиме - алар үз хезмәтләрен яратып, бөтен күңелләрен биреп башкаралар.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X