Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында тиздән футбол манежы барлыкка киләчәк

Футбол манежы безнең районга Татарстан Республикасында универсаль спорт мәйданчыклары һәм аз чыгымлы спорт корылмалары төзү программасы гамәлгә ашырылу нәтиҗәсендә биреләчәк. Биектау районына әлеге программага керергә үсмерләр футболында да, шулай ук өлкәннәрнекендә дә тотрыклы рәвештә югары күрсәткечләргә ирешү ярдәм итте.

Яңа футбол манежының нинди булачагы әлегә билгеле түгел. Аның каравы әйләндереп алынган мәйданчыгы, төгәлрәк булыйк дисәк, әйләнәтирәсендәге инфраструктура периметры буенча күләме билгеле. Манеж Биектау станциясенең нәкъ үзәгендә, күп еллар буена райондагы мөһим чаралар, шул исәптән Сабан туйлары уздырыла торган футбол кырында урнашачак.

- Манеж республика программасы буенча төзелә. Без ничек анда кердекме? Бу - биектаулыларның футбол буенча югары рейтингы нәтиҗәсе. Бездә спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр һәм өлкәннәр командасы яхшы нәтиҗәләргә ирешәләр, - диде Биектау районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Станислав Чапурин.

Казанышлар, чынлап та, күзгә күренерлек. Узган елда гына да спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләрдән 2006- 2007 нче елгылар мини-футбол буенча Татарстан Кубогын яуладылар һәм республика Беренчелегендә икенче урынга лаек булдылар. Әле районның төп командасы - “Эверест” Татарстан Республикасы Кубогын отты. Менә шундый матур күрсәткечләр нәтиҗәсендә кайчандыр төп стадион булып саналган стадион яңадан районның спорт үзәгенә әверелер.

Реклама

- Без мондый объектка бик шат, чөнки безнең станциядә спорт объектлары бик аз. Хәзер стадион спорт үзәгенә әверелер. Биредә спорт шәһәрчеге барлыкка килер. Чаңгы базасы эшләп тора, ГТО мәйданчыгы да бар, ә хәзер менә манеж да булыр. Менә шулай уртак тырышлык белән без биектаулыларга спорт белән шөгыльләнер өчен барлык уңайлыкларны да тудыра алдык, - диде спорт мәктәбе директоры Рушан Билалов.

Футбол манежы типовой үрнәк нигезендә төзелә. Биредә 20 метрга 40 метрлы стандарт зурлыктагы мәйданчыкта ел әйләнәсендә минифутбол уйнарга мөмкин булачак. Футбол кыры ясалма газон белән капланыр дип күздә тотыла. Манеждан тыш, проект буенча, Биектау тимер юл станциясендә торучылар иркенләп саф һавада йөри алсыннар өчен, аның әйләнә-тирәсен төзекләндерү дә планлаштырыла. Агымдагы елның сентябреннән Биектау районының футбол сөючеләре күңелләренә хуш килгән спорт төре белән яңа бинада шөгыльләнә башлаячаклар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев