Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр

31 июль көнне Биектау районы мәчетләрендә мөселманнарның иң көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе - Корбан бәйрәменә багышланган чаралар уздырылды.

Коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында мәчетләрдә, дин тотучылар тиешле барлык йолаларны үти алсыннар өчен, куркынычсыз шартлар тудырырга тырыштылар. Мәчеткә бары тик битлекләр һәм перчаткалар киеп һәм үз намазлыгыңны алып кына керергә мөмкин булды. Шулай ук кешеләр арасында 1,5 метр аралык та калырга тиеш иде.

- Пандемия әле һаман да безнең арада, шунлыктан гает кайбер шартларны үтәп кенә уздырылачак, аларны мәчеткә кергән һәр кеше дә үтәргә тиеш, - дип мөрәҗәгать итте мәхәллә халкына бәйрәм алдыннан Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин.

Республика мөселманнарының Диния нәзарәте намазны биналарга кермичә уздырырга киңәш итте, бик күп кунаклар чакырып, зур тантаналар уздырмауларын үтенде.

Корбан бәйрәме күп гасырлар дәверендә ислам диненең шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, гаделлек һәм якыннарың турында кайгырту белән бәйле төп кыйммәтләрен чагылдыра. Безнең республикада Корбан бәйрәме һәрвакытта да киң күңеллелек белән ихластан бәйрәм ителә.

Санитария нормалары буенча мәчетләрдә кешеләр мәгълүм күләмдә генә җыела алды, шунлыктан аларның күпчелегенә намазны саф һавада укырга туры килде.

Бәйрәм намазы укылганнан соң корбан чалу йоласы үткәрелде. Мондый изге йоланы тормышка ашыру өчен махсус мәйданчыклар әзерләгәннәр. Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, елдагыча, районның Үзәк мәчетендә узган чараларда катнашты.

- Әгәр дә мөселман җанлы кеше көн саен биш вакыт намазны укый алмый икән, ул атнага бер тапкыр булса да мәчеткә җомга намазына килергә тиеш. Бу - Ходай Тәгалә бүләге. Бер-береңне саклап, югалтмыйча яшәргә кирәк, - диде Рөстәм Галиуллович.

Коръәндә язылганча, бик күп гасырлар элек Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәргә сынау җибәрә: ул Исмәгыйль исемле үз улын корбан итәргә тиеш була. Ибраһим хәзерге Мәккә урнашкан урынга, үзәнлеккә килә. Улы да пәйгамбәр Аллаһы Тәгаләгә ничек тугры булса, ул да әтисенә шулай тугры булып кала. Аның борчылуын күреп: “Аллаһ Тәгалә кушканны үтә, кайгырма”, - ди. Соңыннан Аллаһы Тәгаләнең Ибраһимның тугрылыгын һәм аның ныклыгын сынап карыйсы гына килүе ачыклана. Пычак үтмәсләнә, Исмәгыйль исән кала. Аллаһ Тәгалә аңа җәннәттән бер тәкә төшерә. Бу бәйрәмне менә шул вакытлардан бирле бәйрәм итә башлыйлар.

Кагыйдә буенча корбан ите өч өлешкә бүленергә тиеш. Бер өлешен үзләренә калдыралар, икенчесен туган-тумачаларына өләшәләр һәм өченчесен - мохтаҗларга.

Изгелек кылган кешенең яхшылыгы үзенә кире әйләнеп кайтмый калмас, шунлыктан һәркайсыбызга да берберебезгә карата шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга кирәк.

Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев