Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районында ишегалды хоккее буенча турнир узды

Биектауның 2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе территориясендә урнашкан боз тартмасы бер көнгә районда хоккей тормышының үзәгенә әверелде. Чөнки анда ишегалды командалары арасында турнир оештырылды. Аның төп шарты - спорт мәктәбенә йөрүче хоккейчыларның катнашмавы. Турнирда бары һәвәскәрләр генә уйнады.

Биектау районының 1 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең физкультура укытучысы Рөстәм Нурмухаметов бозда хөкемдарлыкны оештыруны берүзе хәл итте. Ул уен кагыйдәләренең үтәлүен дә, хоккейчыларның спортка хас булмаган хәрәкәтләр ясавын да контрольдә тотарга өлгерде.

- Мондый турнир оештырулары шәп булды. Уенга 5 команда килде. Ярышлар оештырылуга бик шатланабыз. Чөнки районда гомумән алганда ишегалды командалары өчен андый турнирлар юк, - диде хөкемдар Рөстәм Нурмухаметов.

Чыпчыктан килгән үсмерләр дә үзләренең осталыкларын камилләштерү мөмкинлеге туганга бик сөенделәр. Алан Бәксәрдән килгән командага каршы беренче уенда алар тәүге 7 минутта көндәшләр капкасына 4 алка керттеләр. Алга узып шунысын да әйтеп китик инде - старт бирелгәндә алган кызулык Чыпчык мәктәбе укучыларына көне буена җитте. Алар көндәшләрен бер дә аяп тормадылар һәм лаеклы рәвештә турнирның җиңүчеләре булдылар.

- Мин ишегалды хоккеен бик яратам. Без бит саф һавада уйныйбыз. Компьютерда уйнап утырмасыннар, спорт белән шөгыльләнсеннәр өчен башлангыч мәктәп укучыларын да хоккей белән кызыксындырырга кирәк, - дип үз фикерен белдерде Чыпчык гомуми урта белем бирү мәктәбе командасы уенчысы Ильмир Газиятуллин.

Ч ы п ч ы к т а н к и л ү ч е л ә р ү з мәйданчыкларында уйнамасалар да, алар җанатарларның игътибарыннан читтә калмадылар. Бөтен турнир дәвамында әледән-әле тәҗрибәле хоккейчыларның киңәшләрен ишетеп тордылар.

- Мин үзем тумышым белән Чыпчыктан. Биредә Чыпчык мәктәбе командасы чыгыш ясый. Шуңа күрә мин аларга көч биреп торырга килдем, - диде җанатар Алмаз Ибәтуллин.

Җанатарларның һәм ярышта катнашучыларның шушындый форматта саф һавада турнир уздыруга нинди мөнәсәбәттә булуларын бик беләсе килгән иде.

- Без, әлбәттә, уздыру яклы. Моны шәп дими ни дисең. Кышкы айларда мондый ярышларны бер тапкыр гына түгел, берничә тапкыр уздырырга иде. Күпме ешрак оештырылса, шуның кадәр яхшырак, - дип нәтиҗә ясадылар уенчылар һәм җанатарлар.

Ә әлегә исә Биектау районында хоккей уеннары турнирны оештыручылар тырышлыгы белән еш булмаса да, кызыклы уза. Мәгариф бүлеге, “Тулпар” мәктәптән тыш эш Үзәге һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге вәкилләре бердәм тырышлык белән яшь хоккейчыларны чын мәгънәсендә кышкы спорт бәйрәме белән шатландырдылар. Призерлар өчлегенә керүчеләр исә араларында иң бәхетле кешеләр булды.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев