Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районына Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов килде

Биектау авылында озак көтелгән вакыйга булды - беренче муниципаль “Инеш” йөзү бассейны ачылды. Чираттагы спорт объектын файдалануга тапшыру тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТРның Спорт министры Владимир Леонов һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Шул исемдәге якында гына урнашкан поселок хөрмәтенә “Инеш” дип аталган бассейн республиканың спорт инфраструктурасын киңәйтүгә һәм камилләштерүгә юнәлтелгән максатлы программасы кысаларында төзелде.

- Без районда икенче заманча йөзү бассейнын ачабыз. Биредә өлкәннәр дә, балалар да, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр дә шөгыльләнә алачак. Чөнки йөзү сәламәтлекне саклау һәм ныгыту өчен аеруча нәтиҗәле чара булып санала. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевичның ярдәме белән безнең районда физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле барлык шартлар да тудырылган. Спорт объектын шундый кыска вакыт эчендә әзерләп җиткерә алган төзүчеләргә рәхмәтнең иң зурысы. Моңа без яңа казанышлар, җиңүләр һәм яңа бассейнга карата сакчыл мөнәсәбәттә булу белән җавап бирербез, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Яңа бессейн Биектау муниципаль районының спорт мәктәбе балансына тапшырылачак. Спорт мәктәбендә хәзерге вакытта волейбол, баскетбол, өстәл теннисы, ирекле көрәш, көрәш, футбол һәм бокс бүлекләрендә 785 кеше шөгыльләнә. Якын арада йөзү бүлегенә булачак йөзүчеләрне кабул итә башлаячаклар. Авыл мәктәпләрендә укучыларга бигрәк тә яхшы булачак, чөнки физик культура буенча дәресләр шул исәптән йөзү бассейнында да уздырылачак.

Заманча, уңайлы спорт инфраструктурасы булдырылганлыктан, бүгенге көндә Татарстанда яшәүчеләрнең яртысыннан күбрәге физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнәләр. Физик активлык һәм сәламәтлегең турында кайгырту, кеше ничә яшьтә булса да, тормыш рәвешенә әверелә.

Аннары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, ТРның спорт министры Владимир Леонов һәм башка дәрәҗәле кунаклар бассейннан ерак түгел төзелеп килүче “Байгыш” балалар бакчасында булдылар. Районның чираттагы мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 340 урынга исәпләнгән. Әти-әниләр балаларын “Байгыш”ка алып киләсе көнне түземсезлек белән көтәләр. Анда 18 төркем ачу планлаштырыла, шуларның 9ын ике яшь тулганнарга бирәчәкләр, калган төркемнәргә өч яшьтән узганнар йөриячәк.

Мактаулы кунаклар мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә кереп, балалар белән шөгыльләр уздырылачак бүлмәләрне, җыйнак, ямьле йокы бүлмәләрен карап чыктылар. Яңа балалар бакчасының башкалардан аерымлыгы шунда - биредә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен дә төркем бар һәм ул 10 балага исәпләнгән.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов “Инеш” поселогында урнашкан “Казаньсельмаш” җитештерү объектларын да карады. Предприятие авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы өчен көндәшлеккә сәләтле, кирәкле һәм файдаланганда ышанычлы машиналар, җиһазлар эшләп чыгара.

Биектау районына эш визиты белән килгәндә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җирлек башлыклары, агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитәкчеләре, район активы белән очрашты.

Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев