Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районына - 85!

Шәпше мәдәният йортында Биектау районының 85 еллык юбилеена багышланган чара узды. Бу көнне алдынгыларны - туган җирләренең үсешенә һәм чәчәк атуына аеруча зур өлеш керткән мәктәп директорларын, бүлекләр, оешмалар һәм ведомстволар җитәкчеләрен бүләкләделәр. Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин очрашуга чакырылганнарга шәхсән үзе рәхмәт белдерде һәм ведомстволардан җибәрелгән һәм район бүләкләрен тапшырды.

- Агымдагы ел тарихка кереп калды инде. Ул бер дә җиңелләрдән булмады. Әмма анда күңелле вакыйгалар да булмады түгел. Бу туган районыбыз иминлеге, кешеләр сәламәтлеге хакына киеренке хезмәт чоры булды. Кыенлыкларны җиңүгә һәркайсыбыз да булдыра алганча үзеннән өлеш кертте, - диде Рөстәм Кәлимуллин.

Очрашуның мактаулы кунагы Рәшидә Вәлиуллова, районның Татарстан Республикасы тарихындагы зур казанышларын билгеләп үтеп, хуплау сүзләре әйтте һәм теләкләрен җиткерде. Биектау районының үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Лилия Хәмидуллина бәйрәм чарасына җыелган кунакларны “Биектау районы. Кичә. Бүген. Иртәгә” китабы белән таныштырды. Бу 5 ел элек районның моннан алдагы юбилеена чыгарылган шундый ук исемдәге китапның икенче өлеше.

“Галиябану” спектакленең озак көтелгән премьерасы очрашуның әһәмиятен тагын да арттырды. Аны сәхнәгә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Раушан Шәриф куйды. Әсәрнең сценарие татар әдәбиятын яратучыларның һәммәсенә дә таныш. Бу данлыклы Галиябану тарихы, әмма аңа бераз башка төсмерләр генә бирелгән. Спектакль чын мюзиклга әверелгән. Сәхнәдә артистлар сөйләп кенә калмыйлар, бииләр дә, җырлыйлар да. Әсәрнең нигезендә мәңгелек тема - тәүге мәхәббәт тарихы.

Сюжет биюләр һәм вакыйгаларның куера төшүе белән башланып китә. Галиябану Хәлилгә кияүгә чыгарга җыена. Әмма әтиәнисе бу турыда белмиләр, чөнки аларның кызларын авылның бай егете Исмәгыйльгә бирәселәре килә. Кияү буласы кеше алар теләгән егет дип уйлап, ризалыкларын белдерәләр. Әмма тиздән дөреслек ачыла.

Әтисе белән сүзгә килгәннән соң Галиябану Исмәгыйльгә кияүгә чыгарга риза була. Кәләш өчен көрәшү Хәлилнең үлеме белән тәмамлана. Галиябануның тормышында язмыш әле тагын фаҗигале борылышлар ясый.

Әлеге спектакльне татар Ромеосы белән Джульеттасы тарихы дип тө йөртәләр. Ул инде күптәннән бер дә актуальлеге кимеми торган мәңгелек классик әсәргә әверелгән. Галиябану белән Хәлилнең мәхәббәте, аны Хәлилнең көндәше Исмәгыйльнең явызларча челпәрәмә китерүе турындагы драманың язылуына инде йөз елдан артып киткән. Шушы еллар дәверендә әлеге мәхәббәт тарихына карата тамашачыларның кызыксынуы бер дә кимеми. Пьеса геройларының мәхәббәте мәшһүр татар композиторлары Мансур Мозаффаров һәм Әхмәт Ерикеевны рухландырган. Алар опера язганнар, ә бөек Салих Сәйдәшев - спектакльгә увертюра.

Сәхнәдә авыл мәдәният йортлары хезмәткәрләре һәм республика башкаласыннан чакырылган театр артистлары уйнады. Спектакль өстендә эш 2019 нчы елдан бирле бара. Ул агымдагы елның 27 нче мартында куелырга тиеш иде. Коронавирус пандемиясе үзенең тискәре йогынтысын ясады һәм тамаша билгесез вакытка кичектерелде.

Бу вакыт актерларга чыгыш ясарга тагын да яхшырак әзерләнү мөмкинлеге тудырды. Соңгы ай аеруча киеренке булган - көннәр буена репетицияләр ясаганнар.

- Төп герой Галиябануның кияве Исмәгыйль ролен Рамил Зиннәтов башкарды. Премьера уңышлы узды, чөнки спектакльдә катнашучы актерлар бик тырышып әзерләнделәр. Айлар буена репетицияләр үткәрелде, рольләрне өйрәнделәр. Шуннан башка, Рамил Зиннәтов әйткәнчә, берничек тә булмый, - диде «Галиябану» спектакленең режиссеры Раушан Шәриф.

- Нинди генә роль булмасын, аны бөтен күңелең белән кабул итәргә кирәк, тамашачыны алдап булмый. Ул һәрвакытта да синең син икәнлегеңне күрә. Шунлыктан рольгә “башым-аягым белән кереп киттем”. Бездә партнерлар бер-берсенә ярдәм итәләр. Әлбәттә, башка тамашачылар өчен куелачак премьераны көтәм, - дип үз фикерләре белән уртаклашты Рамил Зиннәтов.

Тамашачының бәясен дә озак көтәргә туры килмәде. Спектакль тәмамлану белән үк актерларга рәхмәт һәм аларның чыгышларына соклану сүзләре яудырдылар. Тамаша залының алкышлардан гөрләп торуы да - шуның дәлиле.

- Бу шундый да шәп, шундый да матур булды. Минем соклануыма чик-чама юк. Беренчедән, артистларны белгәнлектән, аларда шундый талант яшеренеп ятадыр дип уйламыйсың. Булдырдылар. Аларга зур рәхмәт, - диде чарага чакырылган кунак Елена Гыйльманова.

“Галиябану” спектакле “Идел-Йорт” театр коллективларының төбәкара конкурсында иң яхшыларның берсе буларак билгеләп үтелде. Анда районның театр коллективы мактаулы 3 нче урынны алды һәм 50 мең сум акчалата приз белән бүләкләнде. Үзәк мәдәният йорты Биектау районыннан спектакльнең видео-форматын җибәргән.

Спектакльнең күп кешеле залда кайчан куелачагы әлегә билгеле түгел. Әмма ул Татарстанда коронавируска бәйле чикләүләргә кагылышлы вазгыять яхшыру, залга күп тамашачыларны җыю мөмкинлеге туу белән үк күрсәтеләчәк.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев