Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы судында яңа рәис

Россия Федерациясе Президентының 2021 елның 2 гыйнварында кул куйган 4 нче Указы нигезендә Рәис Гаязов Татарстан Республикасы Биектау районы суды рәисе итеп билгеләнде.

3 елга якын Биектау район суды рәис вазифаларын башкаручы кеше җитәкчелегендә генә эшләде. Яңа елдан район суды рәсми рәвештә рәисле булды.

“Биектау районы судында бүген әһәмиятле вакыйга - безгә яңа рәис тәкъдим иттеләр. Гаязов Рәис Гарәфетдинович Россия Президенты тарафыннан безнең җитәкчебез итеп билгеләнде”, - ди ТР Биектау район суды рәисе ярдәмчесе Эльвира Халитова.

Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Рәис Гарәфетдин улын Биектау район суды рәисе вазыйфасына билгеләнүе белән котлады.

Рәис Гаязов 1970 елда Әлки районы Базарлы Матак авылында туа. 1993 елда Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый һәм 20 елдан артык инде судья булып эшли.

2015 елдан Рәис Гарәфетдинович Кама Тамагы районы судын җитәкли. Биектау район суды коллективына Рәис Гаязовны Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе Илгиз Гыйләҗев тәкъдим итте.

Ул район суды производствосы күрсәткечләре буенча да, заманча техник тәэмин ителеш, матди базаны яңарту юнәлешендә дә Биектау районы судының эшчәнлеген уңай бәяләде.

“Яңа җитәкче, әлбәттә, район суды  эшен тагын да камилләштерер, дигән өметтә калабыз”, - диде Илгиз Гыйләҗев.

“Биектау районы башкалабыз янында гына урнашкан. Әлбәттә, эш күләме күбрәк булыр, дип уйлыйм. Җаваплылык та бермә-бер артачак. Әмма суд эшчәнлеген халыкка ачык, бар яклап мәгълүматлы итү, халык, район һәм республика җитәкчелеге ышанычын аклар өчен бар булган белемемне, тәҗрибәмне, тырышлыгымны куячакмын”, - диде Рәис Гаязов.

Эволюция һәм камилләшү Биектау районы судында һәрвакыт күзәтелде. Мондый иркен, заманча җиһазланган, уңайлыклар тудырылган, якты, җылы бина башкаланың, республиканың барлык районнарында да юк әле. 2010 елда суд бинасына капиталь ремонт ясала, 2014 елда суд бара торган бүлмәдә күпфункцияле зал ачыла. Күптән түгел музей булдырылды. Музей экспонатларга бик бай: төрле еллар документлары, фотографияләр, суд мантиясе, китаплар һәм башкалар.

“Биектау суды районның җәмәгать һәм спорт тормышында да актив катнаша. Без дипломнар, мактау кәгазьләре алабыз, ярышларда җиңеп чыгабыз”, - ди район суды рәисе ярдәмчесе Эльвира Халитова.

Бүгенге көндә Биектау район судында 25 кеше эшли, вакантлы урыннар юк. Күп кенә хезмәткәрләр дистә елдан артык эшли. Биектау районы суды күп кенә юнәлешләрдә республикада үрнәк судларның берсе булып тора.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев