Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы христианнары Хач мануны бәйрәм иттеләр

Бу атнада православие динен тотучылар чиркәү календарендагы иң олы бәйрәмнәрнең берсе - Хач мануны (Крещение) билгеләп үтте. Бу көнне барлык христианнар чиркәүдә булып, гыйбадәт кылдылар. Ә 18 - 19 гыйнвар көннәрендә дин әһелләре чиркәүләрдәге һәм бәкеләрдәге суны изгеләндерделәр. Изгеләндерелгән су «Иордань» дип атала. 18 гыйнварда, чиркәүдә дога укыганнан соң кешеләр изгеләндерелгән суны савытларга тутырып өйләренә дә алып кайталар. Суны бүлмә почмакларына, тәрәзәләргә бөркеп, өйне чистарталар, аруландыралар.

р, аруландыралар. Үзләре яки балалары авырганда, яки елаганда да шул суны бөркеп алуның файдасын күрәләр. Изгеләндерелгән су еллар буе торса да бозылмый. Дөньяви белгечләр бу могҗизаны 19 гыйнварда һәм шуннан соңгы тагын өч көн дәвамында табигатьтә суның иң чиста вакыты булуы белән аңлата. Биектау районында быел Усад авылындагы бәке суы изгеләндерелде. 19 гыйнварда теләгән һәркем бәкегә чумып алды. Бу мизгелдә күгәрченнәр очыру матур гадәткә кергән. Чөнки Иисус Христос Иордань елгасында арыну йоласын башкарганда күктән күгәрчен рәвешендә Изге рух иңдерелә. Инҗилдә язылганча, күктән, бу - Ходай Тәгалә, дигән тавыш ишетелә. Шуңа күрә Хач ману бәйрәме Ходайның пәйда булу көне (Богоявление) дип тә атала.

- Дингә ышанучылар Хач ману көнендә бәкегә чумып алырга кирәк дигән фикердә. Бу - мәҗбүри түгел. Иң мөһиме - гыйбадәт кылу. Чиркәүгә килеп, дога укырга, Аллаһы Тәгаләдән гөнаһлардан арындыруын сорарга, тәүбә итәргә кирәк, - ди Изге Троица чиркәве рухание Вячеслав атакай

. Вячеслав атакай сүзләренә караганда, бәкедә коенып чыгу - ул гасырлар буена килгән гореф-гадәт кенә. Монда кешенең эчкерсезлеге, аның нинди теләк белән бәкегә чумуы, бу йолага нинди мәгънә салуы мөһим.

- Мин бәкегә тәнемне, рухымны чистарту, арындыру өчен чумам, - ди Анна Шипилова. - Гөнаһлар да шунда юылып төшә дип ышанабыз инде”.

Хач ману бәйрәме кешеләргә үзеңнең эчке чисталыгыңны саклау кирәклеген искәртә. Әгәр кеше үз җаныннан һәм гаиләсеннән башласа, ул чакта без бергәләп тормышыбызны да яхшырта алабыз.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев