Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау районы Башлыгы сайланды

Биектау районында муниципаль район Башлыгын сайладылар. Районның беренче кешесен сайлау турындагы мәсьәлә дүртенче чакырылыш Биектау муниципаль районы Советының беренче утырышында каралды.

Утырыш эшендә “Татагролизинг” АҖ генераль директоры Азат Җиһаншин һәм юстиция министры Рөстәм Заһидуллин катнашты. Әлеге чарада райондагы оешмалар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, җаваплы аппарат хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре һәм башкалар да булды. Залда 50 депутат җыелды.

Сайлап куелган секретариат һәм хисап комиссиясе аноним тавыш бирү системасын аңлаттылар, бөтен кеше каршында сайлау тартмасын мөһерләп алдылар һәм депутатларны тавыш бирергә чакырдылар. Сайлау нәтиҗәсе буенча бертавыштан Биектау муниципаль районы Башлыгы итеп Рөстәм Кәлимуллин сайланды.

Яңа сайланган район Башлыгы җыелучылар каршында ант итте һәм аны бертавыштан сайлануы белән котладылар. Совет утырышын Рөстәм Кәлимуллин дәвам итте. Ачык тавыш бирү юлы белән Биектау районы Башлыгы урынбасары итеп моңа кадәр дә шушы урында эшләгән Әнәс Шакиров сайланды.

Әлеге чарада шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасын башкаруга конкурс игълан ителде, муниципаль вазифаларны башкаручы кешеләрнең хезмәтенә түләү, бюджет тармагының бердәм тариф челтәренә керүче аерым оешмаларында эшләүчеләр хезмәтенә түләү шартлары, шулай ук Биектау районы Усад авыл җирлегенең генераль планын раслау хакында Совет карарларына үзгәрешләр кертү тавышка куелды.

Исегезгә төшереп үтәбез, Рөстәм Кәлимуллин Биектау районы Башлыгы булып 2010 нчы елның октябрь аенда эшли башлаган иде. Бу вакыт эчендә Биектау танымаслык булып үзгәрде. Рөстәм Галиулловичның, инициатива күрсәтеп, һәр эштә үзе башлап йөрүе нәтиҗәсендә авыл җирлекләрендә мөһим социаль объектлар, заманча мәктәпләр, балалар бакчалары, бассейн, чаңгы базасы, спорт мәйданчыклары, табиблык амбулаторияләре, фельдшер -акушерлык пунктлары төзелде. Ел саен юллар салына һәм күп фатирлы йортлар ремонтлана, мәктәпләрдә һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә, а в ы л к л у б л а р ы н д а һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә капиталь ремонт ясала. Авыл хуҗалыгы һәрчак үсештә, сөт эшкәртү заводы эшли башлады. Урыпҗыю кампаниясе әйбәт узды, авыл хуҗалыгы п р е д п р и я т и е л ә р е терлекләргә кышка азыкны мулдан әзерләделәр.

Рөстәм Галиулловичның Б и е к т а у р а й о н ы н а киләчәктә дә ныклы адымнар белән алга барырга ярдәм итә торган идеяләре әле бик күп.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев