Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау район үзәк хастаханәсе госпитале - иң яхшылардан

Биектау район үзәк хастаханәсе госпитале - иң яхшыларның берсе. Анда дәваланучылар фикере һәм статистика мәгълүматларыннан чыгып, шундый нәтиҗә ясалган. Мондый күрсәткечләргә безнең районның медицина хезмәткәрләре тырышлыгы белән ирешелгән. Без үз заманыбыз геройларына, яңа коронавирус инфекциясенә каршы көрәшүчеләргә багышланган мәкаләләр урнаштыра башлыйбыз. Бүген сүз табиб-кардиолог Эльвира Фатыйхова турында барачак.

Эльвира Фатыйхова 2007 нче елда Казан медицина университетын тәмамлаган һәм белгечлеге буенча эшли башлаган. 2012 нче елда Биектау хастаханәсенә урнашкан. Районда 8 ел эшләгәннән соң үз пациентларының авыруларын яттан белә башлаган.

- Әлбәттә инде, күп пациентларны күрүгә үк танып алам. Чирләр анамнезын беләм. Тәҗрибә булгач, диагноз куюы, эшләве җиңелрәк, - дип сөйләде Биектау районы үзәк хастаханәсе табиб-кардиологы Эльвира Фатыйхова.

Хәзерге вакытта ул, бик күп башка хезмәттәшләре кебек, алгы сызыкта. Районда коронавирустан дәвалау өчен госпиталь ачылачагы турында белүгә үк «кызыл зона»да эшләргә ризалык бирә. 6 ай дәвамында, кешеләрнең гомерләрен саклап, «ике тәүлек аша бер тәүлек» режимында эшли. Физик арыганлыктан тыш әле рухи арыганлык та үзен сиздерә. Кайвакытларда пациентларның күзләренә каравы, аларга яшәргә өмет калмавы турында хәбәр итүе бик авыр.

- Авырулар үз халәтләрен үзләре дә табиблардан яхшырак аңлыйлар. Сулыш алуы кыенлашканда, һава җитмәгәндә хәлнең катлаулануын беләләр. Үзләренә авыр булганны белеп торалар. “Мин исән калырмынмы-юкмы?”, - дип сорыйлар, - дип дәвам итте сүзен Биектау районы үзәк хастаханәсе табиб-кардиологы Эльвира Фатыйхова.

Реклама

Бернигә дә карамастан, Эльвира Артуровна шундый бәлагә тарыган пациентларның күңелләрен төшермәскә тырыша. Чөнки табибның төп бурычларыннан берсе - кешедә яшәү өмете уяту.

- Булган барлык алымнар белән ярдәм итәргә һәм булышырга тырышасың. Дарулар һәм препаратлар, дәвалау белән генә түгел, рухи яктан да ярдәм итәсең. Кешедә бит терелеп чыгуга өмет яшәргә тиеш. Әле хастаханәгә яткырганда ук, авыру җиңел формада булганда да: “Ә мин дәваланып чыгармынмы? Барысы да әйбәт булырмы?” - дип сорыйлар. Әлбәттә инде, аларның күңелләрен күтәрергә тырышасың, барысы да әйбәт булыр, дип өметләндерәсең, - дип аңлатты Биектау район үзәк хастаханәсе табиб-кардиологы Эльвира Фатыйхова.

Б и е к т а у р а й о н ү з ә к хастаханәсе госпитале 18 нче майдан ачылды. Шушы вакыт эчендә биредә меңгә якын пациент дәваланды. Бүгенге көндә стационарда буш урыннар юк. Башка шәһәрләрдән дә коронавирус инфекциясе йоктырганнарның нәкъ менә безнең районда дәваланасылары килә. Безнең медицина хезмәткәрләренә республика кешеләре менә шундый ышаныч белдерәләр.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев