Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Биектау” хоккейчылары призерлар өчлегенә керделәр

“Биектау” Боз сараенда беренче тапкыр 2008- 2009 нчы елгы спортчылар командалары арасында Анатолий Владимирович Тарасов исемендәге “Алтын алка” клубы яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларының Республика этабы финалы узды.

Турнирда катнашу өчен республиканың иң көчле 8 командасы килде. Өч көн буена алар Бөтенроссия ярышлары финалында Татарстан намусын яклау хокукына ирешү өчен көч сынаштылар.

Биектау Боз сараенда көч таләп итә торган алымнарның күплегеннән һәм көрәш кызуыннан моңа кадәр беркайчан да булмаганча киеренкелек сизелде. Һәр уенда да җиңәргә омтылыш бик көчле булды. Татарстанның иң көчле 8 командасы Бөтенроссия ярышлары финалына ыргылдылар. Әмма моның өчен башта республика финалында җиңәргә кирәк иде. Турнир старты алдыннан ярышларда катнашучыларны җиңүләргә рухландырырга республиканың Хоккей Федерациясе җитәкчеләре һәм Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин килде.

- Хәерле көн, хөрмәтле хоккей сөючеләр! Сезне Биектау җирендә сәламләп каршы алабыз. Шундый дәрәҗәле “Алтын алка” турнирын уздыру урыны итеп безнең районны сайлавыгызга без бик шат, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Командалар дүртәрләп 2 төркемгә бүленделәр. Биектау хоккейчылары группалар этабында Казан, Минзәлә һәм Буадан килгән көндәшләренә каршы уйнадылар. Беренче уенда ук башкала хоккейчыларыннан 0:3 исәбе белән аянычлы җиңелүгә дучар булдылар. Әмма безнең спортчылар бер тапкыр уңышсызлыкка очраганнан соң төшенкелеккә бирелмәделәр. Моннан соңгы ике очрашуда биектаулылар көндәшләрен тар-мар иттеләр. Минзәлә командасына җавапсыз 8 алка кертсәләр, Буаны 6:0 исәбе белән җиңделәр. 3 нче урын өчен барган матчта “Биектау” хоккейчылары Алабуга командасын 3:2 исәбе белән җиңделәр. Турнирда Казанның финалда Арчадан килгән көндәшләрен уздырган “Ак Бүре” командасы җиңде. Ябылу тантанасы дөнья хоккееның иң яхшы традицияләре рухында узды. Биредә республиканың Хоккей Федерациясе җитәкчеләре, ТРның Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова һәм Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Виктор Демидов та булды. Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин яшь хоккейчыларга матур теләкләре белән мөрәҗәгать итте.

Реклама

- Әлеге ярышлар сезнең өчен соңгысы булмасын. Сезне НХЛда да, КХЛда да һәм осталар клубында да күрербез, дип өметләнәбез. Барыгызга да сәламәтлек һәм уңышлар телим. Сез барыгыз да булдырасыз, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

Бүләкләү тантанасында команда ирешкән уңышлардан тыш аерым уенчыларның казанышларын да билгеләп үттеләр. “Биектау” командасы хоккейчысы Әмир Байшевны турнирның иң яхшы саклаучысы дип игълан иттеләр. Аңа грамота һәм республиканың Хоккей Федерациясеннән бүләкләр тапшырдылар. Призлы урыннарны алучыларның барысы да медальләр алдылар һәм зур тәҗрибә тупладылар.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X