Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау батырлары

Биектау спорты тарихында көрәш аерым урын алып тора. Аның үсешенә зур игътибар бирелә. Көрәшчеләрне татар халкы спортчыларга гына түгел, милли геройларга тиңли. Көрәш ул – милләтне саклаучы һәм танытучы иң төп чараларның берсе. Ул халкыбызның көченкуәтен, бердәмлеген ныгытып, аның данын арттырып тора. Татарны татар иткән, бар дөньяга таныткан, бергә җыйган иң матур спорт төрләренең берсе ул.

Моннан 57 ел элек татарны дөньяга таныту максаты белән башланып киткән әһәмиятле турнир бар. Ул “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә к у ю ч ы М у с а Җ ә л и л истәлегенә багышланган көрәш турниры. Быел ул 14-15 февральдә Биектауда үтә

Муса Җәлил истәлегенә б а г ы ш л а н г а н к ө р ә ш т урнирын быел Бөек Җ и ң ү н е ң - 7 5 һ ә м ТАССРның 100 еллыгына да багышлап уздырачаклар. Юбилейлар елы булганга приз фонды да сизелерлек арткан. Быел турнирда беренче урын алучыга - 50 мең, икенче урынга - 30 мең, өченче урынга күтәрелгән ике көрәшчегә 15әр мең сум акча биреләчәк.

Соңгы берничә елда Биектауның ярышларны өченче мәртәбә кабул итеп алуы. Бирегә исемнәре илгә таныл г а н т а т а р - б а ш к о р т көрәшчеләре җыелып, чын батырлар спорты Биектау батырлары Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры батырлары. 2018 ел. Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры. 2018 ел. күрсәтә. Җиңүчеләр арасында Илдар Аббасов һәм Нәфис Миңнебаев та бар иде.

2016 елда авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырган XXI шәхси-команда турнирында да Биектау командасы икенче урынга лаек булган иде. Анда да дөнья чемпионатларында җиңүгә ирешкән Нәфис Миңнебаев беренчелекне бирмәде. Шул ук елны билбау көрәше буенча Яр Чаллыда узган дөнья чемпионатында Илдар Аббасов өченче урынны алды.

2017 елда инде районда яшь көрәшчеләр командасы өлгерде. 2001- 2002 елгы спортчылар арасында «Сабантуй» журналы призына Татарстан Республикасы Беренчелегендә алар пьедесталның өченче баскычына менде. Герой-шагыйрь М уса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куючы турнирның 55 еллык юбилее да 2018 елда Биектауда узды. Ул вакытта турнирда Россиянең барлык төбәкләреннән килгән 400 көрәшчене берләштергән 50 команда катнашты. Ул елны Биектау командасы шәхси я р ы ш л а рд а 3 а л т ы н медаль алып, команда ярышларында өченче урынны алды.

У з г а н 2 0 1 9 е л д а җиңүләргә бай булды. Биектау батыры Раил Н у р г а л и е в н ы т а т а р дөньясында белмәгән кеше юк. Узган ел ул Россия һәм Татарстанда узган милли көрәш турнирларында һәрвакыт җиңү яулады, милли көрәш буенча дөнья чемпионы дәрәҗәсенә күтәрелде. Ш у н д ы й б а т ы р л а р үрнәгендә тәрбияләнүче яшьләр пьедесталга менү турында хыяллана һәм аларның хыяллары тормышка ашып бара. Узган ел 2003-2004 елгы яшь спортчылар арасында «Сабантуй» журналы призына уздырылган ярышларда Фирзәр Х ә й рул л и н ү з ү лч ә ү авырлыгында җиңеп чыкты. Ә Зәй шәһәре хакимияте гамәлгә куйган Ринат Фәрдиев истәлегенә уздырыла торган турнирда 2001-2002 елгы егетләр Мурат Минһаҗев һәм Ирек Зарипов икенче урынны алдылар.

КӨРӘШЧЕЛӘР

Соңгы елларда төрле дәрәҗәләрдә уза торган турнирларда Биектау көрәшчеләре исемнәре халык теленнән төшми. А л а р т а т а р к ө р ә ш е тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Илдар Аббасов шулар арасында саллы гына урын алып тора. Ул 5 тапкыр дөнья ч е м п и о н ы , б а р л ы к турнирларда көндәшләре арасында яшен кебек яшьнәп кенә уза. Чиста көрәшә, чиста сала. Илдар Аббасов данлыклы спортчы булудан тыш, оста тренер да. Ул инде үзе чемпионнар әзерли.

Нәфис Миңнебаевны да милли көрәш белән кызыксынган, аны яратып карый торган җанатарлар арасында белмәгән кеше юк. Билбау көрәше буенча Россиянең халыкара спорт мастеры, көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, милли көрәш буенча Татарстан Республикасы спорт мастеры дәрәҗәләренә ия булган спортчы ул. XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиада чемпионы, 4 тапкыр Россия ч е м п и о н ы , 5 та п к ы р Татарстан Республикасы чемпионы булган Нәфис Миңнебаев спорт белән шөгыльләнүне районкүләм җаваплы эш белән бергә алып бара. Ул Биектау районы Башкарма комитетының я ш ь л ә р э ш л ә р е һ ә м спорт бүлеген җитәкли. Үзе катнашкан барлык ярышларда да җиңәргә күнеккән батыр бүген дә келәмнән китәргә җыенмый. Республика күләмендә уздырыла торган барлык турнирларда да җиңү генә яулап бара Биектау батыры.

РАИЛ НУРГАЛИЕВ

Көрәш буенча атказанган спорт остасы, күп тапкырлар Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы исемен яулаган, 8 мәртәбә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә к у ю ч ы М у с а Җ ә л и л бәйгесендә җиңгән, Татарстан һәм Россия Сабан туйларында бик күп тапкырлар иңенә тәкә салган Раил Нургалиев чын мәгънәсендә милли геройга әверелде. Ярышларда ул Биектау районы өчен көрәшә.

Уз г а н е л т а н ы л г а н көрәшче бу спорт төре буенча барлык титулларга ия була, дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешә. Раил Нургалиев Муса Җ ә л и л б ә й ге с е н д ә Россиядә иң абруйлы бәйгеләрнең берсе дип бәяләде. «Бу турнирны иң зур бәйгеләрнең берсе дип саныйм. Татарстан Беренчелеге, Россия чемпионаты һәм Муса Җәлил исемендәге ярыш - өч төп бәйге. Быел исә ярыш Биектауда узачак, димәк, безгә бу аеруча җаваплылык өсти. Яхшы нәтиҗә күрсәтергә исәп», - ди көрәшче.

2020 нче ел башында циркта узган «Манзара» турнирында да Раилгә тиңнәр булмады. «Манзара» спорт белән сәнгатьне берләштереп эшләнгән яңа тама - ша. Анда килгән тамашачы бер үк вакытта Татарстан сәнгать әһелләре чыгышын да карады, үзенең яраткан көрәшчеләре өчен көч тә биреп утырды. Раил Нургалиев Теләчедән Муса Галләмов белән көрәште. Алар икесе дә чемпио н б и л ба в ы и я л ә р е . Нәтиҗәдә, Раил «Манзара»да цирк аренасында реванш алды. Бүген Биектауда «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куючы Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры - иң дәрәҗәле ярышлар башлана. Биектау батырларына үз келәмнәрендә бары тик җиңүләр генә насыйп булсын.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев