Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектау авылындагы күпфункцияле үзәк яңадан эшли башлады

Районда тормыш акрынлап үз тәртибенә керә, җайлаша бара. Кайбер оешмалар ишекләрен ачтылар һәм гражданнарны кабул итә башладылар. Күпфункцияле үзәк тә эшен яңартып җибәрде. Әмма шулай да әле белгечләр янына алдан онлайн язылып кына килергә мөмкин.

Күпфункцияле үзәк эшли башлаганнан бирле район кешеләре барлык мәсьәләләр белән нәкъ менә шунда мөрәҗәгать итәргә күнегеп беттеләр. Чөнки биредә уңайлы, сыйфатлы сервис, килүчеләр белән яхшы мөгамәләдә аралашучы белгечләр, елмаеп каршы алучы каравылчылар. Ә иң мөһиме - күп документларны, кирәкле белгечне эзләп бөтен район буйлап чапмыйча, бер генә урыннан алырга мөмкин булуда. Күпфункцияле үзәккә килергә теләүчеләр саны пандемиядән соң да бер дә кимемәгән. Хәзерге вакытта иң әһәмиятлесе - гражданнарның куркынычсызлыгы турында онытмау.

- Безнең үзәктә эпидемиягә каршы тиешле барлык чаралар да күрелә. Болар - антисептиклар белән кулларга санитар эшкәртү ясау, битлекләр, перчаткалар киеп йөрү, ким дигәндә бер метр социаль дистанция саклау, - диде Татарстан Республикасы күпфункцияле үзәгенең Биектау филиалы бүлеге җитәкчесе Гөлия Гарипова.

Реклама

Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертүне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирүгә бәйле рәвештә дә эш арткан. 5 нче июньнән республикадагы күпфункцияле үзәкләр яшәү урынындагы участокта түгел, ә бәлки торган җирләрендә, үзләре өчен уңайлы булган урында тавыш бирергә теләүче гражданнардан гаризалар кабул итә башлаган. Татарстанда теләге булучылар һәммәсе дә “мобиль сайлаучы” механизмыннан файдалана алдылар. Пропискада булган урында түгел, үзегез кайда булсагыз, шунда тавыш бирү өчен гариза бирергә генә кирәк иде. Уңайлы участокны сайларга теләүчеләр өчен мондый хезмәт, паспортларын күрсәткәннән соң, өстенлекле тәртиптә күрсәтелде. Моның өчен өзеп бирелә торган талон алырга мөрәҗәгать итү өчен махсус тәрәзә булды. Исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча алдан тавыш бирү 25 июньнән 30 июньгә кадәр узачак, ә Гомумроссия тавыш бирү көне - 1 нче июль.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X