Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Безнең якларда күңелләрне әсир итә торган урыннар бар

Эстачи бистәсендә совет заманында Кызыл китапка кертелгән утчәчәк (сары умырзая) үсә. Хәзер ул юкка чыга баручылар исемлегеннән алынса да, бу сирәк очрый торган үсемлек. Адонис язын беренчеләрдән булып чәчәк ата. Хәзер ул чәчәген коя башлады инде.

Эстачи үзәне - табигать һәйкәле, туристларны нык кызыксындыра торган урын. Биредә күңелләрне әсир итә торган сөзәклекләр, сирәк очрый торган чәчәкләр бар. Матурлыгы белән таң калдыра торган язгы утчәчәк тә шулар арасында. Сап-сары төскә күмелгән сөзәклекләргә бары тик язын гына сокланырга була.

Утчәчәк - күбәләк сыман, аңа, кояшта җылынып, таҗларын ачып җибәрү өчен берничә минут вакыт та җитә. Әмма аз гына җил исеп куйса да, чәчәк шунда ук ябыла, әйтерсең лә ул таҗ яфракларын каплап, үзен шулай җылыта.

Утчәчәк хәзер Татарстан Республикасында Кызыл китапка кертелмәгән. Бакчачылар әлеге чәчәкне үз участокларында үстерергә тырышып карасалар да, бу гамәл барып чыкмый. Чөнки әлеге үсемлек бик таләпчән. Утчәчәк шифалы үләннәр турындагы китапларда беренче биттә урын алган. Фитотерапевтлар бу чәчәк йөрәкне ныгытучы препаратларны алыштыра ала, дип ышандыралар.

Әмма шулай булса да әлеге уникаль үсемлекне җыя башларга кирәкми. Барлык казаяклылар кебек, ул агулы үсемлек санала. Аның дозасы миллиграммнар белән үлчәнә.

Реклама

Ут чәчәк турында безгә бистәдә яшәүче эколог Дмитрий Белоногов сөйләде. Эстачи үзәнен ул аркылыга-буйга өйрәнеп чыккан.

- Минем төп максатым - әлеге чәчәк үсә торган табигать һәйкәлен саклау. Казаннан 100 км радиусында, белгәнемчә, утчәчәк башка бер җирдә дә үсми. Аны ни өчен Кызыл китаптан алганнардыр - аңлашылмый. Ул уникаль, зур чәчәк һәм медицинада да зур әһәмияткә ия, - дип сөйләде эколог Дмитрий Белоногов.

Утчәчәк үсә торган урыннар Кама аръягында, көньяк-көнбатышта гына бар. Бистәдә озак еллардан бирле яшәүчеләр Эстачи үзәнлеген гаҗәеп урын дип саныйлар, чөнки биредә Кызыл китапка кертелгән тагын бер үсемлек - дала кырганы да үсә. Утчәчәкне, гөмбәне кисеп алгандагы шикелле, җирдән тартып алмыйча, махсус технология нигезендә кисәргә кирәк. Башкача эш иткәндә орлыгы булмаячак һәм ул үрчемәячәк. Ул чакта аны тагын Кызыл китапка кертергә кирәк булачак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев