Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Безнең ишегалды” программасын тормышка ашыру эшләре кызганнан-кыза бара

Урамнарны заманча итеп матурлау - дәүләтнең өстенлекле бурычларыннан берсе. Бу гомумән алганда инфраструктураны яхшырту өчен эшләнә. Биектау авылындагы берничә урамның тиздән тышкы кыяфәте нык үзгәрәчәк. Халык белән очрашып сөйләшкәннән соң проектлаучылар биектаулыларның барлык теләкләрен исәпкә алырга тырышканнар.

Биектау районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин эш төркеме белән бергә Бөреле җәнлек совхозы бистәсендә һәм Чыпчык авылында булып китте. Әлеге җирлекләрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башлап җибәрелгән “Безнең ишегалды” программасы тормышка ашырыла. Безнең районның 18 ишегалды территориясенең тиздән тышкы кыяфәте үзгәрәчәк. Ишегалларын төзекләндерү эшләренең иң кызган чагы. Юл кырыйларына чикләгеч ташлар куелды, юлларга ком һәм вак таш җәелде. Ә Чыпчык авылында асфальт салдылар. Шулай ук балалар, спорт мәйданчыклары өчен урын әзерләп куелды. Моннан тыш, ишегалды территорияләрен электр белән тәэмин итү һәм яктырту эшләре дә алып барыла. Әлбәттә инде, ял итү урыннары һәм тротуарлар да булачак. Ишегалларын төзекләндерү эшләре һөнәри осталык белән җиренә җиткереп башкарыла. Биектау районында халыкның тормышын яхшырту өчен мөмкин булганның барысын да эшлиләр. Рөстәм Галиуллович Президент программасы нәтиҗәсендә күп еллар буена ремонт күрмәгән ишегалларын тәртипкә китерәчәкләр, диде. Ул шулай ук бирелгәннәргә, эшләнгәннәргә сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеген дә ассызыклап үтте.

Кече архитектура формалары, таганнар, карауга ук күзләрне рәхәтләндерә торган агачлар һәм куаклар тиздән халыкның, саф һавага чыгып, хозурланып йөри торган мәйданчыкларына әверелер. Биектау районында тагын бер федераль проект тормышка ашырыла башлады. Татарстан Республикасының иҗтимагый киңлекләрне төзү программасы нигезендә Биектау авылында тротуарларны үзгәртү эшләре башлап җибәрелде. Җәй азагына кадәр Үзәк һәм Полковая урамнарын төзекләндерү эшләре тәмамланыр, дип көтелә.

- Татарстан Республикасында иҗтимагый киңлекләрне үстерү буенча Федераль программа гамәлдә һәм аның буенча Биектау авылының Үзәк урамын төзекләндерү күздә тотыла. Бу эшкә тротуарлар, велосипед юллары, кече архитектура формалары да керә. Биредә эскәмияләр, утыргычлар куелачак, агач-куаклар утыртылачак, башка төрле яшеллек тә булачак. Гомумән алганда бу эшләрнең барысы да кешеләргә йөрергә, ял итәргә уңайлы һәм матур булсын дип эшләнә, - дип сөйләде төзелеш оешмасының баш инженеры Илнур Галәбиев.

Әлеге эшләр федераль бюджет хисабына башкарылачак, аннан 40 млн сумлап акча бүлеп бирелгән дә инде.

Реклама

Төзекләндерү эшләре белән беррәттән, чүп-чар ыргыту, пычрату да тукталып тормый, биектаулыларны менә шул борчый. Монысы инде салгалап, кәеф-сафа корып утырырга яратучылар калдырып киткән чүп-чар гына түгел. Ташланган әйберләргә карап фикер йөрткәндә, аларны, зыян китерү нияте белән, әледән-әле ташлап торулары аңлашыла.

- Барысы да әйбәт һәм матур, әмма чүп-чар гына күбәеп китте. Яшьләрдән берәү дә үз артларыннан җыештырып китмиләр. Менә шунысы начар, - дип үз фикерен белдерде Людмила Носкова. Нәрсәнең яхшы, ә нәрсәнең начар икәнлеген барыбыз да аңлыйбыз. Чүп-чарны шулай ук күрше-тирәдә яшәүчеләр ташлап киткәнлеген дә аңлыйлар. Мондый очракларда гадәттә властьны искә алалар, һәм шушы власть бу юлы да бөтенесен дә тәртипкә китерер. Әйләнә-тирә чистарыр, әмма аның күпмегә җитәчәге халыкның үзеннән тора.

Эрнест АБДУЛАЕВ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X