Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Безнең ишегалды” программасы районда уңышлы тормышка ашырыла

Татарстанда йорт тирәләрен яңарту, җыйнакландыру, ямьләндерү эшләре дәвам иттерелә. Әлеге проект “Безнең ишегалды” дип атала. Ул 5 ел дәвамында гамәлгә ашырылачак. Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин Президент программасы нәтиҗәсендә күп еллар кеше кулы тимәгән ишегалларының, ниһаять, тәртипкә китерелә башлавын гел искәртеп тора. Хәзер бөтен нәрсә халыкның үзенең сакчыл мөнәсәбәтеннән торачак. Биектау авылында бер айдан Юбилей урамындагы йортларның әйләнә-тирәсе яңа төсмер алачак.

Ишегалларын төзекләндерү эшләренең иң кызган чагы. Тиздән Биектау районындагы 18 территория күзгә күренеп үзгәрәчәк.

Шушы унсигез территориянең иң зурысы - Биектау авылындагы Юбилей урамындагысы. Ул берьюлы берничә йорт территориясен һәм 520 фатир хуҗаларын берләштерә. Эшләр биредә август уртасыннан бирле бара һәм аларны 15 нче ноябрьгә төгәлләргә уйлыйлар.

Асфальт инде җәелгән, машина кую урыннары ясалган, әйләнә-тирә яктыртыла. Подъезд алларына асфальт түшәлгән. Башкарылганнарның барысы да “Уңайлы мохит” программасына туры килә.

Б е з ш у ш ы й о р тл а рд а яшәүче берничә кеше белән дә очраштык. Алар йортларны төзекләндерүгә һәм эшне тиз башкаруларына сөенәләр.

- “Безнең ишегалды” программасы халыкның күпчелегенә ошый. Бик җентекләп уйланылган ул. Эшчеләр территорияне төзекләндерүгә иртәнге җиденче яртыдан керешәләр. Шимбә көнне, тизрәк башкарып чыгу өчен, көне буе эшлиләр. Кырмыскалар кебек алар. Булдыралар, - диде “Авангард” торак хуҗалары ширкәте рәисе Муса Касюков.

“Бергәләп хәл итәбез - бергәләп эшлибез!” - “Безнең ишегалды” проекты нәкъ менә шундый шигарь белән тормышка ашырыла. Һәм бу бер дә юктан түгел. Йортның әйләнәтирәсен ничек итеп үзгәртү планы кешеләрнең үзләре әйткән фикерләренә нигезләнеп төзелгән.

- Без бу мәсьәләне алдан ук уртага салып хәл иттек. Безгә әлеге мәйданчыкларны үзгәртеп кору планын, архитектурасын, дизайнын күрсәттеләр. Безнең белән киңәшләштеләр. Һәм бу бик шәп булды, - дип шатлануын белдерде шушы йортларның берсендә яшәүче Галина Огурцова.

Юбилей урамындагы йортларда яшәүчеләр проектны тормышка ашыру турындагы сөйләшүләргә бик теләп кушылалар. Яңа балалар мәйданчыклары, машина кую урыннары булмау, начар яктыртылуны - булган проблемаларны аермачык әйтәләр.

Юллар ремонтланыр һәм ишегаллары яшелләндерелер д и п ө м е тл ә н үл ә р е н д ә белдерәләр. Хәзер тирәюньне ямьләндерерлек соңгы нәтиҗәне күрер өчен эшләрнең төгәлләнүен көтәләр.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев