Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Безнең ишегалды” программасы ничек тормышка ашырыла?

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланган “Безнең ишегалды” программасы ике ел инде тулы куәтенә үз эшен дәвам итә. Искәртеп үтәбез, моңа охшаш проект Россиянең бер генә төбәгендә дә юк. Эшләр республиканың эре шәһәрләрендә генә түгел, район үзәкләрендә һәм бистәләрдә, авылларда да актив рәвештә бара. Программа кысаларында Биектау районында дистәләгән ишегалды ремонтланды һәм алга таба да эш дәвам итәчәк. Төзекләндерелгәннән соң танымаслык булып үзгәргән ишегаллары белән без газета укучыларыбызны узган ел таныштырып барган идек инде. Бу эшне быел да дәвам итәчәкбез.

Әлегә урамда карлар да эреп бетмәгән, ә Башкарма комитет вәкилләре проектчылар белән бергәләп бистә, авыл ишегалларын төзекләндерү буенча анда яшәүчеләр белән очрашулар уздыра башлады. Очрашулар 14 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Биектау авылы Мичурин урамына урнашкан 400 фатирлы йорт каршында бик зур гына ишегалды бар. Биредәге балалар мәйданчыгы район үзәгендә иң зурлардан санала. Шул сәбәпле күп кенә әти-әниләр балалары белән монда килеп ял итә.

Башкарма комитет вәкилләре һәм ишегалларын проектлаучылар белән очрашуга да күпфатирлы йортта яшәүчеләр генә түгел, якынтирә өй хуҗалары да килгән иде. Алар үзләренең сорау-тәкъдимнәрен җиткерергә ашыкты. Очрашуда һәркемнең фикере, теләге тыңланды.

«Безнең йорт заманча, матур булуга карамастан, анда яшәүчеләргә өстәмә уңайлыклар комачауламас, дип уйлыйм. Безгә яңа асфальт юл, җәяүлеләр юлы кирәк. Ишегалдында өстәмә яктырткычлар куелса тагын да яхшырак булыр иде. Балалар мәйданчыгы да яңарту таләп итә», - ди Мичурин урамындагы йортта яшәүче Роман Круглов.

Әлбәттә, уңайлы мохит булдыруда халык тарафыннан әйтелгән барлык тәкьдимнәр дә исәпкә алыначак. Әлеге йорт ишегалдында да асфальт юл ремонтланачак, машиналар кую урыны, балалар өчен уен мәйданчыгы һәм спорт мәйданчыгы булдырылачак. Бу эшләр барысы да май аеннан октябрь аена кадәр дәвам итәчәк. Ишегалларын төзекләндерүдә катнашучы подряд оешмалары шул вакыт эчендә 2020 елда башланган эшләрне дә тәмамларга ниятиләр. Чөнки, көз җитү сәбәпле, кайбер ишегалларына функциональ архитектур корылмалар (таган, таучык, эскәмияләр һәм башкалар) урнаштырылмыйча калган иде. Аларны май аенда урнаштырып бетерү планлаштырыла.

Реклама

«Программа кабул ителгән елны без проект документлары, смета өстендә эшләдек, аларны төрле даирәләрдә килештереп чыктык. Аларны эшләп бетергәндә генә көз дә килеп җитте. Шуңа күрә беренче елны мәйданчыкларны әзерләп, юллар салырга гына өлгердек. Быел инде тулы көченә эшкә керешәчәкбез», - диде район Башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге баш белгече Алина Тарасова.

«Безнең ишегалды» программасы 5 ел буена тормышка ашырылачак. Биектау районында 130 га якын ишегалды төзекләндереләчәк. Быел Биектау, Чыпчык авылларында, Бөреле бистәсендә, Коркачык станциясендә 20гә якын ишегалдына капиталь ремонт үткәреләчәк.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X