Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Без рәхмәтле Сезгә, Анастасия Павловна!

Биектау районы Башлыгыннан 9 Май белән котлауларны иң беренчеләрдән булып Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Баранова кабул итеп алды. Үз вакытында ул яшерен заводта эшләгән һәм Кызыл Армиягә сугыш кирәк-яраклары, шул исәптән авиабомбалар эшләп чыгарырга булышкан. Үзен бик яхшы белгеч буларак таныткач, аны Чабаксардан Казанга күчерәләр, Бөек Ватан сугышы тәмамланыр алдыннан ул элемтәче-шифрлаучы белгечлеген дә үзләштергән.

Анастасия Барановага әле күптән түгел 97 яшь тулган. Ә инде ул ике көннән Җиңүнең 76 еллыгын каршыларга җыена. Бәйрәмне ул түземсезләнеп көтә, борчыла да, дулкынлана да.

Узган ел Анастасия Баранова Җиңү Парадын якыннары - оныклары һәм оныкчыклары янәшәсендә телевизор экраннарыннан күзәткән. Җиңү көне белән котлап биргән открыткаларның берсен үзе кебек үк сугышта катнашкан абыйсы портреты янына куйган.

Анастасия Баранова Чувашиядә туган. Төзелеш техникумына укырга кергән булган, әмма аны тәмамларга өлгермәгән, сугыш башланган. 17 яшьлек Анастасиянең бик тә туган илен якларга барасы килгән. Әмма яшь кызны фронтка алмыйлар. Абыйсы киңәше буенча ул хәрби заводка эшкә урнашкан. Вагоннарга авиабомбалар төяп, өч елга якын совет гаскәрләренә булышкан.

- Заводта кайвакыт күңелсез вакыйгалар - шартлаулар да булгалый иде. Безнең күз алдында кешеләр һәлак булды. Моңа без бик борчылдык, - дип исенә төшереп сөйләде Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Баранова.

1943 нче елда аны НКВД гаскәрләренә хезмәткә алалар. Анастасия присяга кабул итә. Әмма барыбер Баранованы фронтка җибәрмиләр. Ул нинди эш кушсалар, шуны башкарган. 1945 нче елда Казандагы госпитальгә эләккән. Шул вакыттан бирле Татарстан башкаласында калган. 74 нче НКВД полкында хезмәт иткән.

- Әйе, мин яшерен эштә эшләдем. Ул турыда әллә ни күп сөйләп тә булмый, - дип өстәде Бөек Ватан сугышында катнашкан Анастасия Баранова.

Яшерен эш. Бөтен Кызыл Армиядән бары тик өч кенә кешегә керергә рөхсәт булган аерым кабинет. Йокламыйча, көндезге ашларга бүленмичә, ул көнне төнгә ялгап радиограммаларны шифрлаган һәм шифр белән язылганнарны укыган.

Анастасия Баранова серне чишмәү турында хезмәт чорында кул куйган документка гомере буе тугрылыклы булып калган. Инде барлык сроклар узып китсә дә, кайбер нечкәлекләр әле дә сер булып саклана.

Анастасия Баранова кулына корал тотып көрәшмәсә дә, аны фидакарьлеге өчен аерым медаль белән бүләкләгәннәр. Сугыштан соң ул телеграфистлар курсында укыган һәм почта конторасына урнашкан. Анда эшләгән 42 елны күңел җылысы, якты хатирәләр белән искә ала.

Анастасия Баранова бергә эшләгән хезмәттәшләрен ярата, хөрмәт итә, әле һаман да алар белән очрашып тора. Аларны әле күптән түгел районга чакырган һәм экскурсия уздырырга да вәгъдә иткән. Ә безне йорт яны участогы белән таныштырып чыкты.

- Менә монда кыяр, ә бирегә помидор утыртырбыз дип торабыз, - дип үзенең ниятләре белән уртаклашты Анастасия Павловна.

Участоклары әле яңа, анда эшләргә дә, эшләргә. Биредә бөтен эшне оныгы үзе башкара икән. Анастасия Павловна урамга еш чыгып йөрми. Вакытын нигездә китаплар укып уздыра. Иң яратып укый торганнары - сугыш турындагылар.

- Күпме гомер калгандыр - анысын әйтеп булмый. Йөзгә җитәргә өч ел гына калып бара! - дип елмая Бөек Ватан сугышында катнашкан Анастасия Баранова.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев