Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Без бит - медиклар, чигенергә хакыбыз юк!

Табибларны, фельдшерларны чын мәгънәсендә заман каһарманнары дип әйтергә мөмкин. Аларның кайберләре Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар белән кызыл зонада авыруларны савыктыру өчен кулдан килгәннең барысын да эшлиләр, еш кына хәтта үз сәламәтлекләре, үз гомерләре белән дә исәпләшеп тормыйлар. Биектау районы үзәк хастаханәсе дә пандемия чорында госпиталь итеп үзгәртеп корылган иде. Район табиблары күзгә күренмәгән фронтта алны-ялны белми эшләделәр. Бүген дә алар көне-төне район халкы сәламәтлеге сагында торалар.

Кешеләр сәламәтлеге, иминлеге хакына хәрби сакта торучы табиблар турында язмаларыбызны дәвам итәбез. Бүген без газета укучыларыбызны Биектау үзәк район хастаханәсенең клиника-диагностика лабораториясе мөдире Татьяна Севостьянова белән таныштырабыз. Аны да ак халатлы фәрештә, диләр. Лабораториядә эш күләме коронавирус таралу шартларында берничә мәртәбә артты. Пациентларга да диагнозны бирелгән анализларны җентекләп тикшерү нәтиҗәсендә генә куялар. Көн саен лабораториядә Covid-19 инфекциясен ачыклау максатыннан дистәләгән анализ алына. Башка төр анализлар тапшыручылар да артып тора.

“Коронавирус һәрберебезне сыный: һөнәри осталыкка, сабырлыкка, мәрхәмәтлелеккә һәм башка сыйфатларга, - ди Биектау үзәк район хастаханәсенең клиника-диагностика лабораториясе мөдире Татьяна Севостьянова. - Соңгы бер ел эчендә безнең лаборатория хезмәте тагын да зуррак җаваплылык тоеп эшли. Без коронавирус госпиталенә дә, амбулатория пациентларына да, стационарда дәваланучыларга да хезмәт күрсәтәбез. Пациентлар агымы арту белән, көнгә берничә дистә кешенең анализларын тикшерәбез”.

Татьяна Ивановна үзен һәм үз кулы астында эшләүче хезмәткәрләрен күренми торган фронт солдатларына тиңли. Пациентлар табибларга рәхмәт белдергәндә лабораториядә эшләүче хезмәткәрләр турында күбесе уйламый. Алар, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, кызыл зонада коронавирус белән авыручы кешеләр белән эшлиләр, табиблар кебек үк куркынычсызлык чараларын, саклану чараларын күрәләр.

“Пандемия башланган гына вакытта куркыныч иде. Авырудан куркудан түгел, эшнең яңалыгы һәм катлаулылыгыннан курыктык. Күренми торган “дошманга” каршы көрәш алып барырга кирәк иде. Мондый вазгыять гасырга берничә тапкыр гына булырга мөмкин. Махсус саклагыч киемнәр кию-чишенү процессы үзе генә дә асылда без моңа кадәр күнекмәгән, кичермәгән халәт тудыра иде. Хастаханә администрациясенә бу нисбәттән зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә, чөнки индивидуаль саклану чаралары бездә һәрвакыт булды һәм бүген дә аларга кытлык юк”, - ди Татьяна Севостьянова.

Татьяна Ивановна, табиб буларак, бүлек мөдире буларак, коронавирус инфекциясе йоктырган авырулар белән эшли, аларны көн саен күреп тора. Араларында бик авыр хәлдә ятучылары да бар. Аның фикеренчә, коронавирус таралуны һәм вирус белән бәйле фаҗигаләрне барытик вакцина ясату гына киметәчәк. Вакцина, әлбәттә, Covid-19 коронавирус инфекциясен йоктыруны тулысынча туктата алмаячак, әмма авыруны җиңел үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Безнең “Сез үзегез вакцина ясатырга ниятлисезме?”, - дигән сорауга Татьяна Севостьянова болай дип җавап бирде: “Әлбәттә. Сезнең сорауга мин авыруны кичергән кешеләр сүзе белән җавап бирәсем килә. Үлем белән яшәү чигендә булып, яңадан тормышка әйләнеп кайткан кешеләр һәрберсе, һичшиксез, вакцина ясатырга тели. Без андый кешеләр белән көн саен сөйләшеп торабыз”.

Район спорт мәктәбе директоры урынбасары Татьяна Губаева да коронавирус белән авырган. Ул Биектау районы госпиталендә дәваланган. Авыруны җиңәргә аңа дөрес дәва билгеләгән табиблар һәм аларның йөрәк җылысы ярдәм иткән.

“Табибларның, фельдшер-ларның, кече медицина персоналының, лаборатория хезмәткәрләренең, хастаханәдә хезмәт күрсәтүче башка һөнәр ияләренең иң югары класслы команда методын мин хастаханәдә авырып ятканда күрдем, - ди Татьяна Губаева. - Эшкә мондый караш бер көн яисә бер ай дәвамында гына формалашмый. Бу - еллар буе туплаган тәҗрибә. Нәкъ менә шундый эш алымы нәтиҗәсендә безнең район хастаханәсе тиз арада госпиталь итеп үзгәртелде дә инде. Госпиталь - димәк, хәрби режимда эшләүгә күчү. Хастаханә җитәкчелеге мондый зур сынауны лаеклы узды”.

Мондый рухтагы рәхмәт сүзләрен Биектау районы хастаханәсе хезмәткәрләре көн саен диярлек ишетеп тора. Табиблар да, борчылып, халыкка мөрәҗәгать итә. Моңа кадәр күрелгән саклану чараларына бүген тагын бер нәтиҗәле чара өстәлде - ул да булса вакцина ясату.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев