Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Берләштерә торган көч кирәк

Бөреле мәктәбендә патриотик рухтагы берьюлы берничә чара узды. Биредә укучы балалар яшьармиячеләр сафларына кабул ителде һәм тагын 22 бала хәрәкәт активистлары булдылар. Яшьармиячеләр һәрберсе муеннарына ак яулык бәйләп, күкрәкләренә хәрәкәт логотибы булган билге тагып йөри.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның 28 маенда Россия Президенты Владимир Путин Указы буенча «Юнармия» Бөтенроссия балаларяшүсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәтенең региональ бүлеге булдырылды. Бу инициатива белән Россиянең Оборона министры Сергей Шойгу чыкты. Хәрәкәт яшьләр арасында ватанпәрвәрлек дәрәҗәсен арттыру максатыннан булдырылды.

Мәктәптә шулай ук «Батырлык дәресе» дә үткәрелде. Анда «Эзтабар» хәрби-патриотик клубына Советлар Союзы Герое Леонид Михайлович Соколов исеме бирелү турында белешмә тапшырылды.

Десантчылар, хәрби диңгез флотында хезмәт иткән якташлары күкрәкләренә орденмедальләр тагылган хәрби киемнәрдә, солдат адымнары белән төз басып, балалар янына килде. Мәктәптә булган һәркем бу мизгелләрдә соклану һәм горурлык хисләре кичерде. Аларның кайберләре инде хезмәт итеп кайткан, кайберләре әле дә хәрби хезмәттә. Балалар бу бәйрәмгә үзләренең бабалары сугышка тотып киткән чемоданнарны да алып килгән иде. Барысы да сугыш хатирәләре белән тулы чемоданнарны зур кызыксыну белән күзәтте. Балалар үзләренең ерак бабалары турында сөйләде.

- Безгә берләштерә торган көч кирәк иде. Үткәнебезне, батырларыбызны да истә тоту мөһим, тарихны белмәгән кешеләрнең киләчәге юк. Без дә балаларда ватанпәрвәрлек хисләре тәрбияләргә тырышабыз. Ел саен менә шундый чаралар уздырабыз. Әлбәттә балалар үзләре күбрәк инициатива күрсәтә, - ди «Эзтабар» хәрби-патриотик клубы җитәкчесе Наил Камаев.

Батырлык дәресендә балалар Россия Хәрби Көчләрендә хезмәт итү турында видеоклиплар карадылар, десантчылар үзләре ничек хезмәт итүләре турында сөйләделәр. Укучылар үзләре дә хәрбиләр каршында чыгыш ясадылар, Афган сугышында катнашкан хәрбиләр истәлегенә шигырьләр сөйләделәр.

Биектау районында хәрбипатриотик хәрәкәт көчәя, аның сафлары арта бара. Бу юнәлештә районның мәгариф бүлеге һәм «Тулпар» мәктәптән тыш эшләр үзәгенең дә өлеше зур.

Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев