Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бер шатлыкны ике иттегез

Гүзәл һәм Рафик Гыйлметдиновлар гаиләсе турында районда белмәгән кеше юктыр. Шушы яктан, шушы туфрактан алар. Гомер итәргә дә районның иң матур авылларының берсе - Усад авылын сайлыйлар. Бүген балаларын, оныкларын, оныкчыкларын бер түбә астына туплаган зур, тату гаилә еш кына туган нигезгә җыела.

Гүзәл ханым үзенең тормыш иптәше Рафик белән беренче очрашуларын искә төшерде. Барысы да узган гасырның 70 нче еллары башына барып тоташа.

“Мин театрга йөрергә ярата идем, бүгенге көнгә кадәр яратам. Булачак ирем белән дә шунда таныштык. Ул кара бөдрә чәчле, искиткеч матур егет иде. Кызлар аның янында орчык кебек бөтерелеп кенә йөрделәр. Әмма гомер итәр өчен ул мине сайлады”, - ди Гүзәл Гыйлметдинова. Шул көннән башлап, йөрәк түрендә мәхәббәт утын саклап, тормыш юлыннан кулга-кул тотынып бергә атлыйлар алар. Өйләнеп, тормыш корып җибәргәннән соң, яшь гаилә Усад авылына килеп төпләнә. Бер-бер артлы ике кызлары - Лилия, Гөлназ һәм уллары Рөстәм туа.

Рафик Җамалетдинович үз заманында Биектау районы өчен бик күп игелекле эшләр эшләгән мәртәбәле шәхесләрнең берсе.Озак еллар ул «Чернышевский» совхозы директоры булып эшли, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе була, «Татплодоовощпром»ның директор урынбасары вазыйфаларын башкара, банк системасында да эшли. 90 нчы елларда - илдә икътисади кризис барган чорларда - Рафик Җамалетдинович Чернышевка авылында 10 еллык мәктәп төзетүгә ирешә. Моның өчен аңа авыл халкы әлегә кадәр рәхмәтле.

“Мәктәп кыска гына вакыт эчендә төзелде. Беренче сентябрьдә инде без балаларны мәктәпкә керттек. Икенче елны мәктәпкә өстәп зур спорт залы да төзеп куйдык. Соңыннанрак авылда заманча мәдәният йорты пәйда булды”, - дип искә ала Рафик Гыйлметдинов. Тормыш иптәше Гүзәл ул вакытта бухгалтер булып эшли, балалар тәрбияли, хуҗалык эшләрен алып бара.

Еллар акрын гына уза тора. Балалар үсеп, үз гаиләләрен булдыра. Бүген инде өлкән парларның 7 оныклары һәм 1 оныкчыклары бар.

“Гаиләдә татулык һәм бер-береңә хөрмәт булырга тиеш. Бер-береңнән яшерен эш булырга тиеш түгел. Шул чакта гына гаилә бәхетле, балалар акыллы була”, - дип дәвам итте сүзен Гүзәл апа. Рафик Җамалетдинович үзенең әнисен дә зур хөрмәт белән искә алып үтте. Алар гаиләдә 6 бала үсә. Әниләре балаларына җил-яңгыр тидермичә, хезмәт белән тәрбияләп, укытып, кеше итә, олы тормыш юлына озата.

Гүзәл һәм Рафик Гыйлметдиновлар күптән инде лаеклы ялда. Әмма аларның кул кушырып, эшсез утырган вакытларын беркайчан күрмисең. Өлкән яшьтә булуларына карамастан, аларның йортҗирләре һәрвакыт чиста, бакчаларында нинди генә җиләк-җимешләр, яшелчәләр үсми! Ә аларның эшчәнлекләре, кулларының “алтын”, тормышка оптимистик карашта булуларына һәркем соклана. Язын бакчадагы алмагачлар ап-ак чәчәккә күмелә, бүген помидорлар, кыярлар тәгәрәп ята. Тагын әле гаилә башлыгының крестьян-фермерлык хуҗалыгы да бар. 220 гектар җирдә хуҗа кеше сатлыкка бодай үстерә.

“Өйдәгеләр миңа еш әйтә, нишләп эшлисең, утыр өйдә ял итеп, диләр. Кулымда, беләгемдә, йөрәгемдә көчем барында - эшлим әле. Бала чакта барысын да күрдек, ачлыгы да читләтеп үтмәде. Тырышлык белән барысын да җиңдек”, - ди Рафик Җамалетдинович.

Үзләренең Алтын туй көннәрендә якты йөзле авылдашларына һәм шундый зур хөрмәт күрсәтеп котларга килүчеләргә саф йөрәктән чыккан рәхмәтләрен тыныч күңел белән генә әйтеп җиткерә алмадылар алар. Үзләрен бу авылда туып-үскән кебек хис иткән юбилярларның күзләрендә бәхет һәм шатлык яшьләре булды.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев