Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Белем юлыннан алга, кадерле укучылар!

2020 елдагы Белем көне бик нык көтеп алынды. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки балалар апрель аеннан бирле мәктәпкә йөрмәделәр. Мәмдәл мәктәбендә 1 нче сентябрьгә багышланган тантаналы линейка узды.

Алма, җиләк-җимеш бакчасы, чәчәкләргә төренгән ямьле ишегалды белем бирү учреждениесенең гомуми күренешен тулыландырып, матур төсмер биреп тора. Укучылар һәм педагоглар үз көчләре белән кабак, бәрәңге, помидорлар, кәбестә һәм башка яшелчәләр үстерәләр. Мәмдәл мәктәбендә балаларны сәламәтлекне ныгытучы сыйфатлы ризыклар белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителгән. Күп җирлекләрдәге кебек, мәктәп белән балалар бакчасы бер территориядә урнашкан. Бу әти-әниләргә дә, укытучыларга да уңайлы.

Ел саен дистә меңләгән кеше 1 нче сентябрьдә мәктәпкә килә. Бу, әлбәттә, нигездә балаларын беренче сыйныфка озатучылар. Быел Мәмдәл мәктәбендә беренче сыйныфка килгән алты бала өчен яңа тормыш башланачак.

Урнашкан күркәм гадәт буенча әлеге тантана Россия, Татарстан һәм Биектау районы гимннарын тыңлаудан башланды. Аннары мәктәп директоры республика җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен юллады. Ә рәхмәт әйтерлек эшләр бар. Быелгы җәйдә бинага капиталь ремонт ясалган. Җылыту системаларын, электрүткәргечләрне тулысынча алыштырганнар һәм яңа пластик тәрәзәләр куйганнар. Буяу эшләре дә башкарылган, ә иң мөһиме - бинаның алгы ягын җылытканнар. Ремонт эшләренә 15 миллион сумнан күбрәк акча тотылган.

Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җыелучыларга матур теләкләрен җиткерде. Ул үсеп килүче буынга укуларында уңышлар теләде һәм туган телне өйрәнүгә игътибарны арттырырга өндәде. Аннары сүз Татарстанның Юстиция министры Рөстәм Заһидуллинга бирелде. Үзенең теләкләрен белдергәннән соң ул республика Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатын укып чыкты.

- Яңа уку елы сезгә шатлык, иҗади уңышлар алып килсен. Иң яхшы башлангычларыгызга этәргеч ясасын. Барыгызга да тынычлык, бәхет, шәфкатьлелек һәм иминлек. Бәйрәм белән сезне, кадерле татарстанлылар, Белем көне белән!

Аннары Юстиция министры һәм район Башлыгы беренче сыйныф укучыларына уку кирәк-яраклары салынган букчалар бүләк иттеләр. Авыл җирлеге җитәкчеләре дә читтә калмады. Алар да үз бүләкләрен тапшырдылар.

Яңа уку елында әти-әниләр һәм укытучыларның күңелләрендә нинди өметләр, теләкләр булуы турында аларның үзләреннән сорадык.

Реклама

- Беренче чиратта әтиәниләргә сәламәтлек телим. Балалар да сәламәт булсыннар, дүртле-бишлеләргә генә укысыннар, - диде беренче сыйныфка килгән кызның әнисе Марианна Сабирова.

Укытучылар да әтиәниләрнең сүзләрен җөплиләр. Дистанцион укудан туеп беткәннән соң барысының да теләк бер - гел мәктәптә генә укырга һәм укытырга.

- Иң мөһиме - барыбыз да сәламәт булыйк. Бу елны авыруларсыз, югалтуларсыз узып, киләчәктә дә гадәтләнгән тәртиптә тыныч кына эшли алсак иде, - диде Мәмдәл гомуми урта белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы Йолдыз Мохтарова.

Йолдыз Илдаровна Мәмдәл мәктәбендә 2017 елдан бирле эшли. Ул үзе дә шушы мәктәптә укыган һәм университетны тәмамлаганнан соң туган авылына бик рәхәтләнеп укытырга кайткан.

Яңа уку елында борчулар булмас һәм үсеп килүче буынның белем алуына бернинди коронавирус та комачауламас дип өметләнәбез.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X