Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөек Ватан сугышы ветеранын Җиңү көне белән котладылар

Мансур Мөлеков - Бөек Ватан сугышында катнашучылардан Биектау районында бүгенге көндә исәннәр арасында булган бердәнбер ветеран. Җиңү көне алдыннан аны Биектау районы Башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хисаметдинов якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Без, журналистлар, Мансур Һидиятулловичны яратабыз һәм хөрмәт итәбез, чөнки ул безне елмаеп каршы ала, сүзне уен-көлке, фронт турындагы хатирәләр белән дәвам итә. Тик сәламәтлегенә бәйле рәвештә хәзер аның янына еш барып йөреп булмый. Мансур Мөлеков быел Җиңү Парадын бары телевизор экраныннан гына карый алачак. Әмма бу бәйрәм аның өчен иң кадерлесе һәм иң көтеп алынганы.

Бөек Ватан сугышы башланганда Мансур Һидиятулловичка 16 яшь була. 17 яшендә ул үзе теләп фронтка китә. Беренче сугышчан чыныгуны Полтава янында ала. Белая Церковь янындагы көрәштә каты яралана, госпитальдә дәваланганнан соң 1944 нче елның май аенда 3 нче удар армиягә миномет наводчигы итеп җибәрелә.

Псков янындагы сугышларда күрсәткән батырлыгы өчен Мансур Һидиятуллович III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. Эстония территориясендә көрәшкәндә немец радистын әсир төшергән өчен II дәрәҗә Дан орденына лаек була. Чехословакия территориясендә дә көрәшә ул. Рейхстагка кадәр барып җитә һәм “Берлинны алган өчен” медале белән бүләкләнә.

Реклама

Мансур Һидиятулловичны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән Татарстан Республикасы Президенты да котлады. Рөстәм Миңнеханов ветеранга нык сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер, янәшәсендә һәрчак туганнары һәм якыннары булуын, аларның кайгыртуында яшәвен теләде.

Агымдагы елның ноябрь аенда Мансур Мөлековка 97 яшь тулачак.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев