Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Байгыш” балалар бакчасы нәни хуҗаларын көтә

Биектау авылында “Демография” милли проекты кысаларында һәм ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан төзелгән 340 урынлы “Байгыш” балалар бакчасының күптәннән көтелгән ачылышы булды. Әлеге тантанада ТРның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов катнашты. Ул районда мондый бакчаның беренчесе булуын һәм Биектау кебек тиз үсүче районнарда белем бирү объектларының аеруча кирәклеген билгеләп үтте.

Бәйрәм тантана хуҗаларыннан, әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең иң мөһим кешеләреннән - балалардан башланды. Алар, рус, татар һәм инглиз телләрендә шигырьләр сөйләп, кунакларны шатландырдылар.

Район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгышында республика җитәкчеләренә рәхмәт белдерде һәм бакчаның педагоглар коллективына йөкләнгән җаваплылык турында да искә төшереп үтте.

Рөстәм Галиуллович бакча мөдире Эльвира Дияровага бакча өчен проекция комплекты - проектор һәм экран алырга сертификат тапшырды. Шулай ук җитәкчеләр, проект һәм төзелеш эшләрен тиешле вакытка сыйфатлы итеп башкаручылар Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Республиканың Мәгариф һәм фән министры җыелучыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

- Балаларын барлык шартлар тудырылган шушындый якты йортларга китерү һәр ата-ана өчен дә зур бәйрәмгә тиң. Тиздән балалар татар телендә дә, инглиз телендә дә җиңел сөйләшә башлаячаклар, дип ышанып әйтәм алам. Балачакта алар барлык белемнәрне мамык кебек үзләренә сеңдерәләр, - диде ТРның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Рафис Тимерханович балалар бакчасына музыкаль комплекс алуга сертификат тапшырды. “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау бүлеге җитәкчесе Алсу Сафиуллина ”Байгыш” балалар бакчасына шөгыльләр өчен модульле кечкенә машиналар һәм музыкаль үзәк бүләк итте.

Очрашуның тантаналы өлеше бакчаның символик ачкычын тапшыру белән тәмамланды. Кызыл тасманы кисеп, кунаклар яңа һәм якты балалар бакчасының ачык ишекләреннән эчкә уздылар.

Заманча җиһазланган азыктөлек блогы, иркен уеннаршөгыльләр һәм йокы бүлмәләре, татар теле кабинеты, спорт залы - болар барысы да балаларны көтә. Бүгенге көндә гаризалар кабул итү эше актив бара, ә дүшәмбедән бакча, ишекләрен киң ачып, нәни дусларын кабул итәр.

Реклама

“Байгыш”та 1,5 тән өч яшькә кадәрге балалар йөриячәк 10 ясле төркеме ачыла. Алар беренче катта урнашкан. 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар өчен 8 төркем эшләячәк. Педагоглар коллективының планнарында 2 инглиз төркеме кабул итү күздә тотыла. Биредә шулай ук үзенчәлекле балалар өчен дә аерым төркем эшләячәк. Штатта андый балалар белән шөгыльләнәчәк белгечләр: укытучы-дефектолог, педагог-психолог, логопед, махсус өйрәнү узган тәрбиячеләр бар.

Актлар залында кунаклар алдында бию төркеме чыгыш ясады һәм “Байгыш” атамасының Казан ханлыгы чорыннан алынуын, элек Биектау бистәсенең шулай дип атап йөртелүен аңлата торган сәхнәләштерелгән өзек тә күрсәтелде.

Бәйрәм азагында әти-әниләр үзләренең хис-тойгылары белән бик теләп уртаклаштылар.

- Хисләр бик уңай, чөнки бакча иркен, заман технологияләре нигезендә җиһазланган. Әтиәниләр исеменнән балаларыбызга шушындый матурлыкны ясап бирүчеләргә зур рәхмәт әйтәсем килә, - диде биредә тәрбияләнәчәк бер баланың әнисе Ирина Иванова.

Районда халык саны бик тиз арта. Мәктәпләр һәм балалар бакчаларын ачу үсештә туктап калмаска ярдәм итә, райондагы һәр балага тиешле белем алу мөмкинлеге бирә. Әлеге үсешне республика да хуплап торса, аның шатлыгы икеләтә арта.

- Авыл җирендә әле мондый бакчаларның булганы юк иде. 340 балага исәпләнгән әлеге зур бакча, мөгаен, беренчеседер. Ул бездә дә, әти-әниләрдә дә зур тойгылар уята. Без бүген аны бик рәхәтләнеп ачтык һәм карадык, - диде ТРның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

Министр район Башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның эшенә югары бәя бирде һәм районда балалар санының артуы һәм аларга шушындый шартлар тудыру, әлбәттә, нәтиҗәсез калмаячак, дип билгеләп үтте. Чөнки нәкъ менә шушы буын безнең киләчәгебез, республикабызны да нәкъ менә алар үстерәчәк.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X