Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Батырлар келәмдә көч сынашты

Биектау районында милли татар көрәше буенча “Ватаным Татарстан” республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган иң зур турнирның – каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлеге призларына көрәш буенча ачык республика ярышларының финалы тәмамланды. Катнашучыларның бихисап күп булуы, кискен бәрелешләр һәм зур көндәшлек – спорт комплексында көч сынашу кызганнанкыза барды.

Ярыш ике көн дәвам итте. Спортчылар финалга узу һәм чемпион исемен яулау өчен караңгы төшкәнче көрәштеләр. К ө ч л ел ә р н е ң д ә и ң көчлеләре генә алга узды. Пьедесталга менү өчен көндәшлек бик зур булды. Аның югары баскычына күтәрелүчеләрнең берсе – Биектау көрәшчесе Раил Нургалиев. Ул күптәннән инде көрәш йолдызы. Мөмкин булган барлык титулларга ия булган спортчы Муса Җәлил истәлегенә уздырылган республика ярышларының алтын медален алуга ирешеп, җиңелмәс көрәшче исемен тагын бер тапкыр раслап куйды.

- Ярышка бик көчле спортчылар килде, араларында Башкортстаннан, Төмәннән, Марий Элдан, Чувашиядән килүчеләр дә бар иде. Батырларның матур көрәше җанатарларга бик күп онытылмаслык хисләр бүләк итте, анда иң көчлеләр җиңде, - диде көрәш ярышларында күп тапкырлар җиңү яулаган Раил Нургалиев. Әлеге ярышларда медаль алуга ирешкән Биектау спортчысы бары Раил Нургалиев кына түгел. Биредә безнең район көрәшчеләренең ф а м и л и я л ә р е е ш яңгырады. Нәтиҗәдә Биектау районы бишенче гомумкоманда урынын алуга иреште һәм бу зур уңыш иде, чөнки быел катнашырга гаризалар бик күп булды.

Әлеге ярышта 50 командадан 400дән артык көрәшче катнашты. Мондый шартларда алтын унлыкка керү бик югары осталыкны күрсәтә белүне аңлата.

- Бу турнирның күптәннән инде үз рейтингы бар, ул иң абруйлы, дәрәҗәле турнир. Турнирның җиңүчесе – республиканың иң яхшы көрәшчесе. Менә шуңа күрә дә ул аеруча мөһим турнирларның берсе булып тора, - диде Биектау муниципаль районы Башлыгы Рөстәм Кәлимуллин. Бүләкләүләр 60 килограммнан алып 130 килограммга кадәрле барлык үлчәү категорияләрендә дә узды. Медальләр үз геройларын тапты. Көрәш ветераннарын аерым билгеләп үттеләр, шулай ук беренче урынны алган Теләче командасына кубок та тапшырдылар.

Гүзәл ГАЗИЗУЛЛИНА, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев