Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балаларга юл йөрү кагыйдәләре өйрәтү.

Республикабыз юлларында автотранспорт саны арту, аларның тизлек ритмы үзгәрү, машиналарның эксплуатацияләү срокларының үтәлмәве, юл хәрәкәтенең көннән-көн арта баруы юл- транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычын көчәйтә. Кызганычка каршы, бу проблема балаларны да читләтеп үтми. Балаларыбызны юлда бәла – казалардан саклау өчен без – өлкәннәрдән – балаларны юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтү буенча җитди һәм дәвамлы эш сорала. Ә бу әһәмиятле эшне исә мәктәпкәчә яшьтән үк башлау таләп ителә.

 

Балалар мәктәптә укый башлаганчы ук юлда йөри башлыйлар. Шуңа күрә балаларның урамда һәм юлда үзләрен тоту кагыйдәләренә өйрәнүгә әзерлекне без тәрбиячеләр, әти-әниләр белән бергә оештыруны максат итеп куябыз.

Бу бурычны үтәү өстендә Дөбъяз “Гөлчәчәк” балалар бакчасы педагоглары эзлекле эш алып бара. Балалар бакчасында белем бирүнең төп формасы - шөгыль. Коры сөйләм белән генә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тиешле нәтиҗәләргә ирешеп булмый. Шуңа күрә район күләмендә үткәрелгән конкурсларда катнашып призлы урыннар алабыз. Шундыйларның берсе – “Өйдән –бакчага, бакчадан-өйгә” дигән бәйгедә 1, 2 урыннар алынды.

Теләгән нәтиҗәләргә ирешү өчен, балаларга Юл Йөрү Кагыйдәләрен, балалар эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә өйрәтәбез ( иҗади уеннарда, сынлы сәнгать эшчәнлегендә, интеграцияләнгән шөгыльдә, саф һавада йөргәндә, иртәнге гимнастика вакытында). Шөгыльләрне музыка белән берлектә алып бару, балаларда Юл Йөрү Кагыйдәләре өйрәнүгә күберәк кызыксыну уята. Яңа җырлар өйрәнгәндә җыр сүзләренә туры килә торган хәрәкәтләр куллану бик отышлы.Бу эшләр барысы да системалы рәвештә, планлаштырып эшләнә, һәм балаларның яшь һәм психофизиологик үзенчәлекләренә карап, материаллар акрынлап катлаулана бара. Безнең өчен иң әһәмиятлесе- ул балаларның куркынычсызлыгы, сәламәтлеге һәм гомере.

Төркем бүлмәләрендә оештырылган Юл Йөрү Кагыйдәләре почмаклары балаларда кызыксындыру уята, аларны уеннарда активлаштыра. Төркемдә бу

почмакларда балалар мөстәкыйль рәвештә уеннар оештыру өчен кирәкле атрибутлар булдырылган.

Башкарган эшләребезнең нәтиҗәләре тиешле югарылыкта булсын өчен, ЮЙК буенча әти- әниләр белән тыгыз элемтәдә эшлибез.

Реклама

Әти-әниләр җыелышларында балаларның юл-транспорт травматизмын булдырмау һәм кисәтү өчен әти-әниләргә киңәшләр, күрсәтмәләр, балаларны автомобильдә йөртү кагыйдәләре язылган белешмәлекләр таратыла. Алар белән төрле уеннар оештырыла. Шулай ук, әти-әниләргә балалар роленә кереп биремнәр үткәрергә мөмкинлек бирелә.

Шул эшнең күркәм, шатландырган нәтиҗәсе - ЮЙК буенча әти-әниләрнең белемнәре тиешенчә булуы. Моны без әти-әниләр өчен уздырган анкета сорауларына җаваплардан белдек.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү күнекмәләрен тиз генә формалаштырып булмый. Бу шактый катлаулы һәм зур түземлелек сорый торган эш. Өйдә, урамда йөргәндә, шөгыль вакытларында һәм башка чаралар ярдәмендә юл йөрү кагыйдәләрен балаларның күңеленә әкренләп-әкренләп сеңдерә барырга кирәк. Бары шул чакта гына эшебез нәтиҗәле, ә юл билгеләре ышанычлы ярдәмчебез булыр.

 

 

Гайфуллина Лилия Фирденат кызы,

Шарипова Энҗе Госман кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев