Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар турында кайгырту бер генә көнгә дә тукталып тормый

Биектау районы - республиканың гел үсештә, һәрчак киләчәккә карап алга баручы районнарының берсе. Ел саен мәдәният йортлары, балалар бакчалары, мәктәпләр, яңа торак комплекслар, фельдшер-акушерлык пунктлары ачылу күркәм гадәткә әверелде. Тормышның сыйфаты яхшыра бару халык санында да чагылыш таба. 10 елда биектаулылар саны якынча 14 мең кешегә артты. Җәмгыятьнең үсеш дәрәҗәсе турында аның балаларга, аеруча физик мөмкинлекләре чикле балаларга мөнәсәбәтенә карап та фикер йөртергә була. Биектау районында әлеге эш берничә юнәлештә бара. Шундыйларның берсе - “Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру.

Урынны пандус кую белән генә җайлаштыру әле ул мәсьәлә тулысы белән хәл ителгән дигән сүз түгел. Мәсәлән, социаль яктан мөһим объектлар хезмәткәрләрне чакырып чыгару кнопкалары белән тәэмин ителгән. Коляскадагы кеше шулай ук мөстәкыйль рәвештә дә керә ала. Кеше тыныч кына узып китә алсын өчен ишекләр күпмедер вакыт ябылмый тора. Клиентлар залында күрү һәм ишетү ягыннан катлаулылыклар кичерүче кешеләргә аппаратлар куелган. Бер урыннан икенче урынга мөстәкыйль бара алу - акыл сәләтен арттыручы шөгыльләргә йөрү мөмкинлеге дә, монысы баштагы чорда аеруча мөһим. Статистик мәгълүматлар дөрес дәвалаганда һәм реабилитация уздырганда инвалидлыкның 80 процентыннан котылырга була, дип раслый.

“Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хыялларны, теләкләрне тормышка ашыруда гына ярдәм күрсәтеп калмый. Аларның төп максаты - мөмкинлекләре чикле балаларга җәмгыять тормышына яраклашу өчен булдыра алганча уңайлырак һәм яхшырак шартлар тудыру.

Балалар гына түгел, әти-әниләр дә теләкләрен тормышка ашыра алалар. Беренче катта балалар белән шөгыльләр уздырылган арада икенче катта әти-әниләр интернеттан файдалану серләренә төшенәләр - Wordны ачарга, документны язарга һәм социаль челтәрдә теркәлергә өйрәнәләр. Болары да тормышта бик кирәкле күнекмәләр.

Шөгыльләргә керешкәнче балалар махсус шарлар ярдәмендә гәүдәләрен хәрәкәткә китерәләр, иҗади эш шуннан соң гына башлана. Аның нәтиҗәсе - үз кулларың белән иҗат ителгән картина. Монысы матурлык өчен генә түгел, күзаллау сәләтен арттыру өчен дә кирәк.

Үзәктә башка бүлмәләр дә бар. Сенсор бүлмәсендә, мәсәлән, колба эчендәге куыклар тирбәлешен, очкыннарны түшәм буйлап матур итеп “сибүче” диск-шарны да күзәтергә була. Мондый бүлмәгә балалар үзләренә кушкан эшне яхшы итеп башкарган өчен бүләк сыйфатында кертелә, чөнки биредә киеренкелектән котылып, кәефне яхшыртырга, биеп алырга, пластик шарлар арасына кереп чумарга да мөмкин.

Тагын бер кабинет бар, монысы кирәкле барлык техника белән җиһазланган компьютерлар кабинеты. Җайланмага акыл сәләтен арттыра торган 4 уен кертелгән. Һәр балага үзенең яраткан уены күздә тотылган. Шушында ук балалар яшәү өчен зарури күнекмәләр дә алалар. Үзләре караватларын җыештырып куялар, кеше ярдәменнән башка ашарга өйрәнәләр. Үзәктә барлык шөгыльләр дә, балалар бирегә килергә ашкынып торсыннар өчен, уен формасында уздырыла. Аеруча яратып уйнала торганнарның берсе - арт-терапия уены. Әйтик, балалар педагоглары белән бергә Кошлар көнен билгеләп үтәләр, җимлекләрне матурлыйлар, аннары аларны үзәкнең ишегалдында урнаштырып та куялар. Җимлеккә азык салып тору өчен дә җаваплылык аларга йөкләнә. Балалар мондый игелекле эшләрне бик яратып башкаралар.

Б и е к т а у р а й о н ы н д а ф и з и к мөмкинлек ләре чик ле балалар үзләренең сәләтләрен теләсә кайсы юнәлештә үстерә алалар. Бу, мөгаен, районның төп җиңүләреннән берседер. Спорт мәктәбендә балалар түләүсез уздырыла торган шөгыльләргә килә алсыннар өчен махсус көннәр билгеләнгән. Һәм, әлбәттә инде, яшь биектаулылар иҗатның барлык юнәлешләрен дә сынап карый алалар. Ул гына да түгел, алар анда уңышларга да ирешәләр. Роман Федоров, мәсәлән, картиналар ясый һәм бу мавыгуы киләчәктә аның бизнесына әверелер, дип планлаштыра. Азамат Агадуллин бик матур җырлый һәм ул күп кеше арасында танылды да инде. Балалар телевидениесенең дә үз йолдызлары бар. Болар - Виктория Пивоварова һәм Азалия Шиһабиева. Балалар турында кайгырту бер генә көнгә дә тукталып тормый, алар өчен хәйрия концертлары һәм турнирлар да еш уздырыла.

Гадәткә кергәнчә, “Йөрәктән - йөрәккә” дип аталган төп марафон декабрь аенда, инвалидлар декадасында уза. Һәр баланың тормышы-яшәеше турында матди ярдәм күрсәтүчеләр марафонда күрсәтелә торган видеосюжеттан беләләр. Алдан ук бик яхшы концерт әзерләнә һәм җыелган акчалар соңыннан марафонда катнашучыларга бүлеп бирелә. Марафоннан соң ук Яңа ел тамашаларына әзерлек башлана. Физик мөмкинлекләре чикле балалар - район Башлыгы чыршысында иң кадерле кунаклар. Аларны һәрвакытта да бүләкләр һәм яхшылыкның явызлыкны җиңеп чыгачагы, барлык хыялларның тормышка ашачагы турындагы әкият көтә.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев