Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар өчен җәйге ял лагерьлары ачыла

d Татарстанда барлыгы 119 объект балаларның җәйге ялын оештыру буенча заявка биргән. Быел республикада 183 мең бала актив ял итү программасында катнашырга тиеш булган. Әмма бу сан бүгенге көндә 83 меңгә калган.

Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтте. Балалар ял итәргә Кара диңгез буена барачак. Беренче төркем 20 июльдә китәчәк. Илдә коронавирус белән бәйле кыенлыклар булуга карамастан, юллама бәяләре элеккечә кала. Әти-әниләре лагерь сайтлары аша үзләре юллама алган балалардан тыш, Биектау районыннан Кара диңгез буена баручы балалар юк. РФ мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән мәктәп алды лагерьларын ачу көзге-кышкы чорга күчерелгән иде. Биектау районында балалар лагерьларын ачу бу атнада ук планлаштырыла. Чыршы лагере 5 июльдә ачыла. Биредә барлыгы 50 бала кабул итәргә ниятлиләр. Балалар саны район администрациясендә һәм районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегендә мәктәп директорлары белән берлектә узган киңәшмәләрдә хәл ителде. Палатка тибындагы лагерьлар стационар лагерьлар уңышлы эшләп торганда гына оештырылачак. Биектау районында мондый лагерь Коркачыкта урнашкан. Стационар лагерьларда ял итүче балалар арасында коронавирус таралу очраклары булмаса, палатка тибындагы лагерьлар да ачылачак. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы саклану сәбәпле, лагерьларны ачу санитар-эпидемиологик белешмә нигезендә генә башкарыла. Республикада барлыгы 62 лагерь ачылырга мөмкин. Аларның исемлеген Роспотребнадзор сайтында табып була. Балаларның әти-әниләренә дә зур җаваплылык өстәлә. Алар лагерьга сау-сәламәт баланы гына җибәрергә тиеш. Ә лагерь җитәкчелеге балада коронавирус яисә башка төр вирус инфекциясе симптомнары булуга ук баланы өйгә озатырга тиеш була. Лагерьда көненә 2-3 тапкыр балаларның тән температурасы үлчәнә. Ә балалар белән күмәк чаралар үткәрү тыела. Тәрбиячеләргә, балаларга битлекләр һәм перчаткалар кию мәҗбүри түгел. Аларны лагерьда эшләүче медиклар, пешекчеләр һәм башка персонал кияргә тиеш була.

Балалар ял иткән чорда лагерьдан чыгу һәркем өчен тыела.

1 июльдә Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча сайлауларда районның балалар сәламәтләндерү учреждениеләре хезмәткәрләре дә актив катгашты. Биектау районында урнашкан «Байтик» лагеренда эшләүчеләр алдан тавыш бирүләрдә катнашып, лагерьда үз эшләрен башкаруга кереште.

“Лагерь ачылуны балалар да, әти-әниләр дә, хезмәткәрләр дә зарыгып көтеп алды, - ди «Байтик» балалар лагере җитәкчесе Илдар Давлетчин. - Алар өчен чын бәйрәм оештырдык”. Балаларның әти-әниләре дәлагерь таләпләрен хуплады. Чөнки барлык санитар-эпидемиологик таләпләр дә балалар сәламәтлеген саклау максатларында куела. Алар шунда ук медицина күзәтүе дә уза. Ә әти-әниләрне регистрация урыныннан эчкә үткәрмиләр. Быел лагерьга кабул итү вакыты бары тик бер генә көн дәвам итте. Лагерьга килгәч, алар аның территориясеннән чыгып китәргә тиеш түгел. Смена 18 көн дәвам итә. Әти-әниләр көне уздыру быел, гомумән, тыелган. Алар онлайн-форматта гына узачак.

«Байтик» - ул информацион технологияләр лагере. Шуңа күрә биредә интернет һәм мобиль аппаратлар ягыннан проблема бөтенләй юк. Балаларның көн тәртибе дә быел үзгәрәк. Иртән һәм кичен аларның тән температурасы үлчәнә. Быел лагерьда 3 смена оештырыла. Сменалар арасында лагерьны дезинфекцияләү өчен 2 көн вакыт бирелә. Балалар санын да 2 тапкырга киметергә туры килгән. Быел биредә 265 бала ял итәчәк, ә эшләүчеләр саны 118 кеше булачак.

Реклама

“Лагерьда эшләүче барлык хезмәткәрләр күрсәтмәләр алдылар, аларның барысына да шәхси саклану өчен битлекләр, перчаткалар бирелде. Лагерь балаларны кабул итүгә бик ныклап һәм җитди әзерләнде”, - ди «Байтик» балалар лагере җитәкчесе Илдар Давлетчин. «Байтик» лагере коронавирус шартларында бер эшләп алган иде инде. Март аенда анда балалар ял итте. Ул вакытта да Роспотребнадзор таләпләре тулысынча үтәлде.

Балаларның җәйге ялы мәсьәләләре буенча Татарстанда кайнар элемтә оештырылган.

Республика халкы лагерьлар эше турында 8 (843) 207- 28-73 һәм 8-953-999-10-59 номерларына шалтыратып белешә ала. Казан лагерьлары буенча «Ял» шәһәр үзәге шөгыльләнә. Кайнар элемтә номерлары: 8 (843) 236-61-24, 236-61-26 һәм 236-61-49.

Кайнар линия телефоннарыннан файдаланып, үзегезне борчый торган сораулар буенча мөрәҗәгать итә аласыз. Җәйге кампания барышында балаларның ялын сыйфатлы итеп оештыру буенча тәүлеклек куркынычсызлык контроле эшләячәк.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X