Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Балалар бакчаларында гадәттән тыш тынлык

Биектау районы халкы да коронавирус пандемиясе шартларына әкрен генә җайлаша башлады. 6 апрельдән балаларны онлайн укытуга күчтеләр. Биектау районы балалар бакчаларында дежур төркемнәр оешты һәм алар бу атнадан эшли башлады. Әлеге төркемнәргә Россия Президентының 2 апрельдә кабул ителгән 239 нчы Указы нигезендә эшкә чыгарга мәҗбүр булган әти-әниләрнең балалары гына кабул ителә.

Гадәти тормышта бала-чаганың шат авазы белән гөжләп торган «Бәләкәч» балалар бакчасына бүгенге көндә нибары 3 бала йөри. Аның киң, якты коридорларында бер генә кешене дә күрмисең. Йокы бүлмәләре дә буп-буш. Җан өшеткеч күренеш. Бакчаны беренче көннәрдән үк (бакча 2011 елда сафка баса) үз кулына кабул итеп алган мөдир Ильвира Хәйретдинова мондый хәл белән беренче тапкыр очраша. Дөрес, мондый хәлне хәтта өлкәннәр дә хәтерләми.

- Бакчаның буш калуы гадәти булмаган хәл, - ди Ильвира Хәйретдинова.

- Безнең эш норматив документлар нигезендә бара. Барлык куркынычсызлык чараларын вакытында күрәбез. Әти-әниләр безнең эшне аңлап кабул итте. Аларга бик тә кыенга туры килә. Бу авыр шартларда аларга аеруча рәхмәт әйтәсе килә. Бүгенге көндә Биектау районында 8 балалар бакчасында дежур төркемнәр оешты. Балалар карантинга кадәр йөргән режим буенча йөри, ашый, йоклый. Өстәмә дәресләр уздыру каралмаган. Балаларны коронавирустан саклау максатыннан алар белән бик аз гына хезмәткәр контактка керә ала. Шуңа күрә балалар бакчасына эшкә йөрүчеләр үзләре дә даими күзәтү астында һәм алар бармак белән генә санарлык.

Ильвира Фәридовна үз-үзеңне изоляцияләү таләпләрен бик яхшы белә. Чөнки ул үзе дә март уртасында гаиләсе белән чит илдә ял итеп кайта. Кайтканнан соң, башка кешеләр каршында социаль җаваплылык саклап, 2 атна беркая да чыкмыйча өйдә утыра. Гаиләгә туганнары кирәк-яракны, азыктөлекне алдан әзерләнгән исемлек буенча гына алып кайтып тора. Туганнары, якыннары кибеттән алып кайткан әйберләрне ишек төбендә генә калдырып китә. Изоляция вакытында алар бер генә кеше белән дә контактка керми. Димәк, «Бәләкәч» балалар бакчасы да ышанычлы кулларда.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев