Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бала - күңелнең гөле, күзнең нуры

Агымдагы атнада Биектау районының “Сандугач” балалар бакчасында “Ел тәрбиячесе - 2020” конкурсының зона этабы булып узды. Анда Теләче, Әтнә, Питрәч һәм Биектау районнарыннан район этапларында җиңүчеләр катнашты.

“ С а н д у гач ” ба л а л а р бакчасы коллективы үзләрендә төрле чаралар уздырылуга күнегеп беткәннәр инде. “Ел тәрбиячесе - 2020” конкурсын да шушында уздырырга булганнар. Сәхнәгә беренчеләрдән б у л ы п п е д а г о г л а р түгел, әлеге мәктәпкәчә учреждениегә йөрүче балалар чыкты. Нәниләр очрашуга җыелучыларны рус, татар һәм инглиз телләрендә шигырьләр сөйләп шатландырдылар. Жюри әгъзалары аларга сокланып карап тордылар.

- Сез үз районнарыгызда узган бәйгеләрдә җиңү яулаган кешеләр. Шунлыктан монысында да уңышлар телим. Әмма конкурс конкурс инде ул, анда һәрвакытта да көчлеләр җиңеп чыга. Җиңүләр сезгә! - дип мөрәҗәгать итте конкурста катнашучыларга Биектау муниципаль районының Мәгълүматметодик үзәге методисты Миләүшә Яруллина.

Моннан соң конкурска җыелучыларга бәхет конвертын алып, нинди тәртип саны белән чыгыш ясаячакларын белергә кирәк иде. Аннары сүз “Сандугач” балалар бакчасы мөдире Гөлнур Зиннуровага бирелде. Ул бәйгенең ничек узачагы, аның шартлары белән таныштырды һәм катнашучыларның барлык сынауларны уңышлы узуларын теләде. Безнең районнан конкурста ике педагог катнашты, Болар - Ямаширмәнең “Йолдыз” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Һадиева һәм “Сандугач” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Ләйсән Хәкимова.

Реклама

- Балалар бакчасында эшләү дәверендә мин э ш ч ә н л е ге м н е ң т ө п максатының баланың тавышын ишетү, аны ничек бар, шулай ярату икәнлегенә аермачык төшендем. Эшемдә минем өчен иң мөһиме - ярату, кайгырту - чанлык күрсәтү һәм мәрхәмәтлелек, - диде “Сандугач” мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе Ләйсән Хәкимова.

Зона этабында җиңүчеләр республика конкурсы финалына чыгачаклар һәм үз һөнәрләрендәге иң көчлеләр арасында “Ел тәрбиячесе - 2020” и с е м е н я ул а у ө ч е н көрәшәчәкләр.

Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев