Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бакча ачылуга әти-әниләр дә, балалар да сөенер

Биектау районының мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре исемлегенә быел Эстачидагы “Шаян” балалар бакчасы да өстәлер. Бирегә ике йөздән артык нәни бала йөриячәк. Әлеге учреждениедә берничә - гомуми үсеш, компенсацияләүче, сәламәтләндерүче һәм башка төркемнәр булачак. Корылма агымдагы елның язында төзелә башлаган иде, район җитәкчеләре балалар бакчасын ачуны октябрьгә планлаштыралар. Әлеге балалар бакчасының авыл кешеләре өчен ни өчен шулкадәрле мөһим булуы турында сораштыра башлагач, быел балаларын шушы бакчага йөртәчәк әниләр бик теләп сүзгә кушылдылар.

- Әйе, Биектау районының Эстачи авылында балалар бакчасы төзелә. Ике бала белән без дә анда чиратка язылган, - диде Лиана Булатова.

- Элек безгә “Весна” торак комплексына барып йөрергә туры килде. Ул бик якын түгел, иртәләрен озаклап бөкеләрдә “утырырга” мәҗбүр булдык, ә хәзер менә бакча өебез янында гына, - дип, шатлануын белдерде Лилия Иванова.

- Эстачида балалар бакчасы ачылачагы турында ишеткәч бик сөендек. Бу вакыйганы түземсезлек белән көтәбез, - диде Валерия Лукаева.

Валерия Лукаева Инеш бистәсенә быел күченеп килгән. “Шаян” бакчасының ачылуы, башка әниләр кебек, аның өчен дә чын мәгънәсендә озак көтелгән вакыйга. Чөнки якындагы балалар бакчасы Биектау авылында, аларның йортыннан 5 км ераклыкта урнашкан. Ә “Шаян” янәшәдә генә. Валериянең кече улы шушы бакчада тәрбияләнәчәк, ә әни кеше үзе анда аш пешерүче булып эшләячәк. Объектның файдалануга тапшырылуын алар түземсезләнеп көтәләр.

Әмма әлегә “Шаян” балалар бакчасының нинди булачагын бинаның алгы ягына гына карап күзалларга мөмкин. Әзер объект - бары спорт мәйданчыгы гына.

Төзү-монтажлау эшләренең 95 процентын сентябрьгә тәмамларга вәгъдә иткәннәр иде. Объектны тапшыруга тагын бер ай сорадылар. Хәзер сроклар үзгәртелде. Башкарма комитетта балалар бакчасы октябрь азагына әзер булачак диделәр. Һава шартлары гына эшләрне тоткарлый күрмәсен инде.

Реклама

Биектау районының иң зур балалар бакчаларының берсенә 220 бала йөриячәк. Нигездә Эстачида, Инештә, Пермякида һәм Биектауда яшәүчеләр.

Оксана Җиһаншина, әйтергә кирәк, тәүлек буе “Шаян”да була. Мөдир вазифасы аның өчен яңа һөнәр түгел. Әлеге балалар бакчасында эшли башлавын ул инде күптәннән көтә. Хәзерге вакытта гаризалар кабул итүнең иң кызган чоры. 220 урынның 90 нына гаризалар алынган инде.

- Көненә 10лап әти-әни гариза алып килә. Мәктәпкәчә учреждениенең тиздән ачылачагы турындагы хәбәр таралган беренче көннәрдә бирегә 20-30 әти-әни гариза язарга килде. Кая утырып, гариза бланкын тутырырга дип, хәтта кайберәүләргә чират көтәргә дә туры килде. Хәзер килүчеләр бераз кимеде инде, - дип аңлатты “Шаян” балалар бакчасы мөдире Оксана Җиһаншина.

“Шаян” типовой бакча булачак. Аның аерымлыгы мәктәпкәчә учреждениедә унике төркем булуда, дүртесе татар теле юнәлеше буенча, берсе - логопедиягә караган. Уен һәм йокы бүлмәләре башка төркемгә күчкәндә балалар борчылмаслык, дулкынланмаслык итеп урнаштырылган. Оксана Дамировна тәңгәл төсләр сайлаган. Йокы бүлмәләре - зәңгәрсу, заллар - яшькелт-сары.

Башкарыласы эшләр күп. Бинага әле җылылык уздырылмаган, ә ут бар, шулай ук линолеум да җәелгән, аш бүлмәсенең һәм башка кайбер бүлмәләрнең кайда урнашачакларын чамалап була. Һәр бүлмәнең дә диварларында рәсемнәр булачак, бакча коридорлары аеруча матур булырга охшап тора.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев