Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыруны бары тик прививка ясату гына туктата алачак

Җәйгә чыккач, COVID эпидемиясе бераз чигенер кебек тоелган иде. Әмма коронавирусның моңа кадәр күзәтелмәгән үзлекләргә ия булган штаммнары барлыкка килү үзенең төзәтмәләрен кертте. Вирусның яңа штаммыннан нинди куркыныч яный һәм районда профилактика чаралары үтәләме - безгә бу турыда Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Биектау, Арча, Әтнә, Балтач районнары буенча территориаль идарәсе җитәкчесе Эльвира Салкова сөйләде.

- Эльвира Валентиновна, ничек кенә кызганыч тоелмасын, илебездә коронавирус йоктыру очраклары тәүлек саен арта бара. Шушы уңайдан районда халыкка прививкалар ясауның ничек баруы турында беләсе килгән иде.

- Статистика буенча районда авыручылар саны 446 кеше, шуларның 127 се хастаханәгә салынган, 319 кеше изоляцияләнгән. 440 кеше инде терелде һәм 6 кешегә медицина күзәтүе билгеләнгән. Инфекцияне җиңү өчен, әлбәттә, вакцинация кирәк. Бу коллектив иммунитет булдыру өчен зарури. Биектаулылар 820 доза “ЭпиВакКорона” препараты алдылар, ә “Спутник V”ны 6390 кеше беренче һәм икенче компонентын ясатты. Бездә кешеләр аерым-аерым килеп кенә түгел, коллективлап та ясаталар. Хезмәт күрсәтү тармагында гына проблемалар бар. Сатучылар, чәчтарашлар һәм хезмәт күрсәтүче башка кешеләр прививка ясатмыйлар.

- Интернетта чыккан мәгълүматка карамастан, күп кешедә вакцинациягә кагылышлы сораулар бар. Шуларның кайберләренә тукталасы килгән иде. Әйтик, COVID-19 вакцинасы кешенең ДНКсына йогынты ясыймы икән?

- Ясамый, әлбәттә. Россиядә теркәлгән барлык вакциналар да нәтиҗәле һәм куркынычсыз. Әгәр дә кешенең хроник чирләре яки сәламәтлегендә башка үзенчәлекләр булса, кайсы вакцинаны ясату турында табиб белән киңәшләшергә кирәк. Вакциналар организмның иммун күзәнәкләрен генетик материал кисәкчекләре белән “таныштаралар”, организм аларны исендә калдыра һәм вирустан саклауга юнәлтелгән антитәнчекләр эшләп чыгара башлый.

- Эльвира Валентиновна, вакциналар балага узуга, токым калдыруга ничек тә булса тискәре йогынты ясамыйлармы?

- Нинди дә булса вакцинаның, шул исәптән коронавируска каршы вакцинаның хатын-кызларның яки ир-атларның токым калдыру сәләтенә (фертильность) йогынты ясавына бернинди дәлилләр дә юк. Коронавирустан Россиядә эшләнгән вакциналар нәселтокымга йогынты ясауны бәяләү буенча барыннан да бигрәк лаборатор хайваннарда сынаулар узды. Тискәре нәтиҗәләр булуы ачыкланмады.

- Белгәнебезчә, вирус үзгәрешләр кичерә. Вакциналарның яңа төрләргә каршы нәтиҗәсе булырмы?

Реклама

- Бөтен дөньядагы экспертлар вирусларны өйрәнүне дәвам иттерәләр. Әлегә авыру барышына яки эпидемик процесска йогынты ясарга сәләтле патогеннарның игътибарга алырлык үзгәрешләре ачыкланмады. Роспотребнадзорда вирусның үзгәрүе даими күзәтелеп тора. Әгәр дә вакциналарның кайсысының да булса әлеге вариантларның берсенә яки берничәсенә каршы нәтиҗәсе кимрәк булу исбат ителсә, алардан саклау өчен вакциналарның составын үзгәртергә кирәк булачак. Әмма шул ук вакытта прививка ясату һәм вирусның таралуын киметү чараларын дәвам иттерү мөһим. Болар барысы да вирусның үзгәрү ихтималын киметергә ярдәм итә.

- Авыруны йоктырмас өчен иң мөһим алымнарның берсе - социаль дистанция саклау , битлекләр киеп йөрү һәм дезинфекция. Җәмәгатьчелек урыннарында хәзерге вакытта саклану чаралары кулланыламы?

- Ни дисәң дә, авырудан котылуның төп алымы - вакцинация. Ковидка каршы чараларны үтәү дә кирәк, әлбәттә. Чөнки алардан башка вакцинация тиешле нәтиҗәне бирмәячәк. Хәзерге вакытта битлекләрне 50дән күбрәк кеше җыелган массакүләм чарада катнашсагыз, урамда да кияргә кирәк. Битлекләрне кешеләр бер-берсе белән очрашканда урамда да кияргә, бер-берсенә якын килмәскә тиешләр. Дезинфекцияләү чаралары да дәвам итә - кибетләрдә өслекләр, хәтта кәрзиннәр дә эшкәртелә. Касса аппаратлары, кибет шүрлекләре - барысы да коронавирустан саклый торган чаралар белән эшкәртелергә тиеш.

- Эльвира Валентиновна, коронавирус инфекциясенә профилактика белән бәйле тәртип бозулар теркәлә барамы?

- Әлбәттә. Агымдагы елның 7 аенда без өстәмә санитария-эпидемиология чараларын уздыру турындагы күрсәтмәләрне үтәү мәсьәләсе буенча объектларга 178 тикшерү уздырдык. Болар - 71 сәүдә объекты, 31 җәмәгать туклануы объекты, шулай ук 51 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе. Шуларның 20 процентында профилактик чараларның үтәлмәве ачыкланды, ә бу һәр бишенче объект дигән сүз! Иң еш кабатлана торган җитешсезлекләр - дезинфекция, битлек режимнарының үтәлмәве, хезмәткәрләрнең температурасын үлчәмәү, һаваны зарарсызландыру таләпләрен үтәмәү, коронавируска каршы антисептиклар һәм дезинфекцияләүче чараларның булмавы. Барлыгы 37 протокол төзелде һәм 2 объект ябылды. Җаваплылык хисен арттырырга, якыннарың, гаиләң турында кайгыртырга, битлекләрне алыштырып торырга кирәк. Авыруны бары тик прививка ясату гына туктатачак - шуны онытмаска иде.

- Эльвира Валентиновна, шулай тәфсилләп аңлатуыгыз өчен рәхмәт. Газета укучылар үзләрен дулкынландырган күп сорауларга җаваплар алырлар һәм мәкерле авырудан прививка ясатырга ашыгырлар, дип өметләнәм.

Әңгәмәне Галия ИЛДАРОВА алып барды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев