Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авылларда кар чистарту - җирлек башлыклары контролендә

Соңгы көннәрдә иң төп мәсьәләләрнең берсе - кар чистарту. Кемнәрдер җитез эш итүләре өчен коммуналь хезмәтләргә рәхмәт белдерә, ә кемнәрдер ачулы язмалар урнаштыра. Үз йортлары белән яшәүчеләр әле генә көрәп, чистартып куелган территориянең берничә сәгать үтүгә яңадан кар белән каплануын яхшы беләләр. Быел гыйнвар карны менә шулай юмарт яудырды. Районда кар каплап киткән юлларны чистарту эшләре ничек бара?

Биектау районында 25 авыл җирлеге бар. Бу юлы без әлеге мәсьәләдә Красносельский авыл җирлегендә эшләрнең ничек торуы белән кызыксындык. Җирлеккә алты авыл, шул исәптән мөһим социаль объектлар урнашкан Биектау тимер юл станциясе поселогы да керә. Шунлыктан беренче чиратта балалар бакчалары, мәктәпләр һәм хастаханәләр тирәсен кардан арындыралар. Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Газизов кар көртләренә каршы көрәшне оештыра һәм аның ничек тормышка ашырылуын контрольдә тота. Поселокта яшәүчеләр аның үзенә бәйле бөтен эшне эшләргә тырышуын беләләр. Килеп туган вазгыять урамнарны кардан чистарту өчен акчаның берьюлы бөтен кыш буена бирелүе белән катлаулана. Шуңа күрә урамнарның чисталыгы өчен җаваплы кешеләргә  һава торышына яраклашырга һәм бирелгән сумманы тулысы белән кышкы чорга бүләргә туры килә.

- Быел кар күп яву сәбәпле, бездә финанслау зур, акча күп сарыф ителде инде. Күпләр юлларны асфальтка кадәр чистартуны сорыйлар. Карга бата-бата баруга караганда болай эшләсәң әйбәтрәк, әлбәттә. Әлегә моңа акча бар, әмма ул бик тиз бетә, февральдә, мартта нишләрбез? Монысы да зур мәсьәлә. Шунлыктан бу эштә халык безне аңласын иде, - диде Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Газизов.

Биектаулылар бөтен нәрсәне дә аңлап кабул итәләр. Шул ук вакытта властьны тәнкыйтьләргә дә яраталар. Монысын да аңларга була. Туктаусыз явып, бөтен әйләнә-тирәне тутырган карга каршы көрәш сораулар тудырмый калмый.

- Карны чистартып торалар, юллар чиста. Әмма ул тротуарга аударыла. Ә без, җәяүлеләр, каян йөрергә тиеш соң? Тротуарлар көрәлми, карны кая кирәк шунда, почмак саен өеп калдырмаска, җыеп алып китәргә кирәк. Алар карны чистартырга тырышуын тырышалар, әлбәттә, әмма аны алып китмиләр. Аны төяп алып китәргә кирәк, - дип үз фикерен белдерде Мансур Сөләйманов.

Бүгенге көндә, үзәк урамнардан машиналарга узып йөрергә уңайлы булсын, тәгәрмәч эзләреннән барлыкка килгән канауларны тигезләү өчен, грейдер зур юлларны чистарта, ә аннары тротуарлардагы кар җыеп алыначак.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев