Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл укый, эшли, җырлый - димәк, яши!

25 гыйнварда Биектау районы Семиозерка авыл җирлегендә халык җыены уздырылды. Районда бара торган барлык җыеннардагы кебек үк, биредә дә очрашу Биектау районының 2019 елда ирешкән уңышларына багышланган фильм күрсәтү белән башланып китте. Район казанышларыннан хәбәрдар булган кешеләр белән сөйләшүе дә җиңелрәк бара.

Авыл халкы белән очрашуга районның хокук саклау органнары һәм гадәттән тыш хәлләр б ү л е г е в ә к и л л ә р е , м ә га р и ф , м ә д ә н и я т бүлекләре хезмәткәрләре килгән иде.

Полиция хезмәткәрләре халыкның игътибарын социаль челтәрләр аша һәм СМС хәбәрләр таратып алдашу, хәрәмләшү ю л ы б е л ә н б а е р г а теләүчеләрнең күбәюе проблемасына юнәлтте. Нинди генә уйдырмалар, сюжетлар уйлап чыгармыйлар алар. Бигрәк тә өлкән кешеләргә психологик атакалар ясап, акчаларын үзләштерү очраклары ешайганнан-ешая бара. Социаль челтәр караклары үзләренең корбаннарына туганнары юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты, аны җаваплылыктан коткару өчен бик тиз генә күпмедер күләмдә акча кирәк, дип шалтырата, яисә хәбәр җибәрә. Хәбәр килеп ирешкән кеше бер мизгелгә югалып кала һәм артык уйлап тормыйча, күрсәткән урынга акчаны күчереп тә куя. Әмма полиция хезмәткәрләре иң элек тынычлыкны сакларга, сабырлык белән «һәлакәткә» очраган туганыңа шалтыратырга кирәклеген искәртә. Әгәр социаль челтәрләрдән килеп ирешкән хәбәр дөреслеккә туры килми икән, тиз генә полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыл халкын мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр күбрәк кызыксындыра. Семиозерка авыл җирлеге халкы җыенында Күлле урта го м ум и бел е м б и р ү м ә к т ә б е н е ң у к ы т у эшләре буенча директор урынбасары Гүзәл Кыямова чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, мәктәптә укучы балалар саны елдан-ел арта бара. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, авылның 8 укучысы Бөтенроссия олимпиадаларының муниципаль этабында призлы урыннарны алдылар.

Мәдәният йорты директоры үз чыгышын 2019 елда үткәрелгән мәдәни чараларга багышлады. Узган елда барлыгы 144 мәдәни чара уздырылган. Районның гадәттән тыш хәлләр буенча җаваплы хезмәткәре халыкның игътибарын тагын бер кат янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә юнәлтте. Ул йортларга янгын кисәтү җайланмаларын урнаштыру кирәклеген искәртте. Әлеге җайланмалар аз гына төтен исенә дә һәркем ишетерлек итеп «аваз» сала. Андый «акыллы» җайланмаларны авыл җирлекләре аша кайтартырга була. Болай эшләгәндә ул очсызгарак төшә.

Эрнест АБДУЛАЕВ, Фәнил МӨХӘРЛӘМОВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев