Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл халкы турында кайгыртып

Җилле-яңгырлы көз җитү белән йортларны төзекләндерү иң көнүзәк темаларның берсенә әверелә. Биектау районында күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау эшләре тулы көченә бара. Әлеге максатларда республика бюджетыннан 45 миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирелгән.

Р е с п у б л и к а һ ә м р а й о н җитәкчеләре һәр елны салкыннар башланганчы күп фатирлы йортларга планда каралган капиталь ремонт ясыйлар. Халык турында бик тә кирәкле булган мондый кайгырту күркәм гадәткә әверелгән. Пандемиягә бәйле рәвештә килеп туган кыенлыкларга да карамастан, эш темпы киметелмәгән. Капиталь ремонттан тыш Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан башлап җибәрелгән “Безнең ишегалды” программасында күздә тотылган эшләр дә тукталып тормый.

- Быел безнең Чыпчык авылында ике программа - йортларга капиталь ремонт ясау һәм “Безнең ишегалды” программасы гамәлгә ашырыла. Ишегалларын тәртипкә китерәләр, юлларга асфальт җәяләр. Бөтен нәрсә яхшырып, ямьләнеп китте. Быел безгә менә шулай бәхет кояшы елмайды, - диде Чыпчык авылында яшәүче Анастасия Чугунова.

Районда капиталь ремонт планына 20ләп күп фатирлы йорт кергән. Биналарның алгы якларын яңартудан башлап, салкын су җибәрү торбаларын алыштыруга кадәр, 50 төрле эш планлаштырылган. Кольцевая урамындагы йортларның берсе хәзер Бөреле җәнлек совхозы бистәсен күркәмләндереп тора. Аны буяганнар, түбәсен алыштырганнар һәм бинаның алгы ягын яңартканнар. Әле үзгәртү эшләре төгәлләнеп җитмәгән күрше йортта яшәүчеләр дә аларның йорты шундый ук матур булыр, дип өметләнәләр.

Тик, ни кызганыч, күңелсез яклар да бар. Новый поселок бистәсендә эшләр вакытлыча туктатылып торган булган. Эшнең асылы намуссыз подрядчыда булган икән. Мондый проблемалы мәсьәлә тиз арада хәл ителгән дә. Төзелеш оешмасы алыштырылган һәм хәзер аның белән районда гына түгел, республикада да хезмәттәшлек итүчеләр табылуы шикле. Капиталь ремонтка бирелгән акчаларның күп өлеше инде үзләштерелгән. Эшләрнең 70 проценттан күбрәге башкарылган. Биналарны яңарту 30 нчы сентябрьгә төгәлләнер, дип көтелә.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев