Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Авыл халкы агулы үсемлеккә каршы көрәшә

Җәй айлары ап-ак ромашкалар һәм якты кояш нурлары белән генә түгел, агулы үсемлекләре - балтырганы белән дә килә. Биектау районы өчен бу гаять катлаулы тема. Яшерен-батырын түгел - әлеге үсемлек авылларны каплап киткән дисәң дә була. Татарстан прокуратурасы агулы үсемлекне юкка чыгаруны таләп иткән һәм аның таралуына юл куючыларга җәза бирергә дигән карарга килгән.

Әмма аны кул белән җыеп алырга кирәклеген генә игътибарга алмыйлар. Чөнки мондый үсемлеккә каршы химик препаратны әле уйлап тапмаганнар, шунлыктан аны юк итәргә халык кузгалган. Балтырган җыюга бюджет оешмаларында эшләүчеләр дә чыга, авыл кешеләре дә. Бу эшләр кояш болытлар артына кереп яшеренгәч, төгәлрәк әйтсәк, эштән соң башкарыла. Әлдермеш авыл җирлегендә нәкъ менә шулай эшлиләр дә.

М о н д ы й к у р к ы н ы ч үсемлеккә каршы көрәш проблемасын Әлдермештә күптәннән беләләр. Халык ел саен аңа каршы көрәшкә күтәрелә. Үсемлек бик тиз тарала һәм аны бер тапкыр җыю белән генә котылып булмый.

- Бу безнең авыл җирлеге өчен бик киң таралган проблема. Барлык өч авылда да сулыклар янында, юл тирәләрендә ел саен балтырганга каршы көрәшәбез, - диде Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Тәлгать Сабиров.

Реклама

Әлдермешлеләр агулы үсемлеккә каршы көрәшкә кояш кыздырмый башлаганнан соң - кичке сәгать 5-6ларда 20-30 кешелек команда булып чыгалар. Тәлгать Сабиров аңлатканча, балтырган сулыклар янында да үсә. Химикатлар кулланырга ярамый. Аннары ул урыннарга трактор да керә алмый. Могҗизалы чара уйлап табылганчы бөтен эшне кулдан башкарырга туры килә. Чөнки аннан авыл кешеләренә дә, аеруча балаларга, зур куркыныч яный.

Ел саен Биектау үзәк район хастаханәсенә балтырганнан зыян күргән кешеләр мөрәҗәгать итә. Әле шулай да соңгы ай ярымда бары 1 генә кеше мөрәҗәгать иткән.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев